Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Россия Герое Дамир Исламовның әнисе Саҗидә Вәлиәхмәтова вафат. | Шәһри Казан / Шахри Казан

Россия Герое Дамир Исламовның әнисе Саҗидә Вәлиәхмәтова вафат. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аның кызыннан мәгълүм булган.

Россия Героеның әнисен 24 августта Лениногорскида җирләгәннәр. Мәрхүмәнең якыннары һәм туганнары аны якты, игелекле кеше буларак искә ала. Саҗидә Вәлиәхмәтованың үлеме алар өчен бик зур югалту.

«Ул өч бала тәрбияләп үстерде. Мине, тагын бер апамны һәм Дамирны. Энебез гаиләдә иң кечкенә бала иде. Әни көчле ихтыярлы, гадел хатын-кыз иде һәм күп нәрсәгә иреште. Ул һәрвакыт матур һәм күтәренке кәефле булды, кайвакыт кырыс та булып ала иде. Безне аңларга тырышты, безнең кирелекләргә күз йомды. Безнең балалар өчен ул дөньядагы иң яхшы әби, алар аны бик нык яраталар. Аның турында күп нәрсә әйтергә була», – дип өстәде Саҗидә Вәлиәхмәтованың кызы.

Саҗидә Вәлиәхмәтованың улы, өлкән лейтенант Дамир Исламовка Россия Герое исеме быел март аенда бирелде. Егет 7 мартта Украинаны коралсызландыру һәм илдә нацизмны бетерү буенча махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булды.