Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

“Бу вакыйгадан соң мәктәпкә йөрүче балалар саны кимеде, әлбәтт | Шәһри Казан / Шахри Казан

“Бу вакыйгадан соң мәктәпкә йөрүче балалар саны кимеде, әлбәттә. Ата-аналар курка. Бу хакта алар безгә - сыйныф җитәкчеләренә хәбәр итә. Без аларны “укырга килегез” дип берничек тә мәҗбүр итә алмыйбыз. Мәктәп ягыннан да, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан да ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, кичә укучылар белән инструктаж үткәрдек. Балаларның психологик халәтен күзәтәбез һәм күзәтәчәкбез”, - диде 174нче мәктәпнең директор урынбасары Резидә Харисова.

Аның сөйләвенчә, 174нче мәктәп укучылары арасында да психологик ярдәмгә мохтаҗ балалар булган. “Мин үзем бишенче сыйныфны җитәклим. Бер укучым: “Мин куркам, подъездга да газ балончингы белән генә керәм”, - дигәч аның әти-әнисе белән дә, психолог белән дә сөйләштем. Киңәшләрне җиткердем”, - диде Резидә ханым.

"Куркабыз": 174нче мәктәпкә йөрүче балалар саны кимегән