Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

175нче гимназия укучыларының ата-аналары фаҗига булганнан соң | Шәһри Казан / Шахри Казан

175нче гимназия укучыларының ата-аналары фаҗига булганнан соң балаларының һаман да аңга килә алмавы хакында белдереп, ТР мәгариф һәм фән министрлыгына 9нчы сыйныф укучыларын ОГЭ тапшырудан азат итүләрен сорап, мөрәҗәгать белән чыккан. Ата-аналар балаларының "мәктәп" сүзеннән куркуын искәртә.

"Кызымның кан басымы - 160ка 90. Балалар бинага керергә куркалар, төрле тавышларга сискәнеп китәләр, һаман елыйлар", ди бер ана. Ата-аналар уку елын агымдагы билгеләр белән тәмамлауларын сорый. Моннан тыш, алар уку елы ахырына кадәр дистанцион укуга күчүне дә сорый...