2022-11-24 19:53:45
6. Пауло Коэльо ( бик күп әсәрләрен яратам, иң яратканы монысы) "Вероника решает умереть"
Ни өчен укырга киңәш итәм
көч өсти торган роман, тормышның кайчан өзеләсен белмибез, һәр мизгелнең кадерен белергә кирәк...
7. Зөлфәт Хәким "Бер сәгатьтә ничә мизгел бар" романы. (Зөлфәт абыйның теле бик ошый, фәлсәфи фикерләре,уйланулары)Зөлфәт абыйның афоризмнарын укырга киңәш итәм тагын.
8. Яраткан шагыйрләрем, шигырьләрен бик яратып укыйм, классиканы яттан беләм: Хәсән Туфан, Һади Такташ, Әнгам Атнабаев ,Ләиз Зөлкәрнәй, Йолдыз Миңнуллина, Ренат Галиәскәр, А.С.Пушкин,Лермонтов ,Маяковский ,Цветаева,Ахматова
9. Туфан Миңнуллин пьесалары (татар әдәби телен өйрәнергә теләүчеләр өчен киңәш итәр идем)
10. Психология белән бәйле китапларны укырга яратам һәм бөтен кешегә укырга киңәш итәм. Үз-үзеңне,кешелек дөньясын аңларга ярдәм итә.
2.5K viewsSafarova Gulnaz, 16:53