Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

❣️Ләйсән Фәтхи. Иҗат.

Логотип телеграм канала @leysan_ihsan — ❣️Ләйсән Фәтхи. Иҗат. Л
Логотип телеграм канала @leysan_ihsan — ❣️Ләйсән Фәтхи. Иҗат.
Адрес канала: @leysan_ihsan
Категории: Без категории
Язык: Русский
Количество подписчиков: 50

Рейтинги и Отзывы

5.00

3 отзыва

Оценить канал leysan_ihsan и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

3

4 звезд

0

3 звезд

0

2 звезд

0

1 звезд

0


Последние сообщения 2

2023-05-01 21:00:31
1 шигырь.

Бер-бер артлы кабынганда
Ак йолдызлар,
Битләремнән җилләр сыйпар
Җилпер-җилпер.
Мәңгеләккә төбәп каткан
Карашымнан
Ризасызлык катыш
Буйсынуым сирпер.

Чәчәкләрнең хуш исеннән
Исәрләнеп,
Гүзәллекнең һәр мизгелен
Тойган чакта,
Җиде кат күк биеклеккә күтәрелгән
Хисләремнең йөгәнендә
Акыл сакта.

Һәр барына шөкер белән
Яшәргәме,
Сораргамы хыялларның
Чын булуын?
Хәерлерәк уйларымны тоюыммы,
Әллә инде һич бирешмәс
Сын булуым?

Бер-бер артлы сүнгән чакта
Ак йолдызлар,
Битләремне үбеп алыр
Вак тамчылар.
Мең фикерне сукалаган
Калеб-җаным
Рәхмәт катыш сагыш белән
Таң каршылар.
38 views18:00
Открыть/Комментировать
2023-05-01 20:59:26
ЭКСПЕРИМЕНТ - ЧЕЛЛЕНДЖ

Мин һәрвакыт иҗатның кыйммәте илһамда, дип санадым. Ягъни сиңа шигырь/әсәр "килә" һәм син аны язасың.

Соңгы арада вакыт кысанлыгы сәбәпле аз языла башлады. Илһам килсә дә җае булмаган чаклар була. Һәм менә тикешереп карарга булдым: бәлки тик торганда утырып язсаң да кешечә килеп чыгадыр? Илһамсыз язсаң нәрсә ни була? Яза башлагач идея килерме? Шигырь сыйфаты ничек булыр?

Шушы сорауларга җавап табар өчен бер ай дәвамында көн саен шигырь язып куерга булдым. Шундый челлендж менә. Шигъри челлендж.

Миннән шигырь - сездән бәя!

Ошыймы, ошамыймы, аңлашыламы-юкмы, ничә балл куясыз - языгыз! Сез укучы - бәя сездән.

Башлап карыйк!
37 views17:59
Открыть/Комментировать
2022-12-19 22:42:14
Җәзадырмы,
Белми кылган гөнаһларга
Казадырмы?
Сынаудырмы,
Көче җитәр микән, диеп,
Уйнаудырмы.
Әллә инде
Шөкер итә белмисең, дип
Кыйнаудырмы?
Көчле бул, дип, гади таштан
Асылташлар юнаудырмы.
Бу сукмактан үтми торып,
Киләчәк юк, диюдерме?
Утлы таба өсләрендә
Ялантәпи биюдерме?
Әллә инде юк кына бер
Мәгънәсез бер киртәдерме?
Борчылырга, уйланырга,
Ашыгырга иртәдерме?
Бар кешедә була торган
Гап-гади бер вакыйгамы?
Серләрен төшенәсе бар
Бөек мәгънәле кыйтгамы?
Сындырырга килгәнме ул,
Чыныксынга диелгәнме?
Горур буласы муеннар
Хак урында иелгәнме...

@Ләйсән Фәтхи
89 views19:42
Открыть/Комментировать
2022-12-19 20:29:25
87 views17:29
Открыть/Комментировать