Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

11 шигырь Сабырлык Кайвакытта, сабырлыгым Диңгездәй чиксез бу | ❣️Ләйсән Фәтхи. Иҗат.

11 шигырь
Сабырлык

Кайвакытта, сабырлыгым
Диңгездәй чиксез була.
Артык дәшми торуымнан
Хәтта ки ипсез була.

Түзә торгач, бер заманны,
Күңелгә кортлар керә:
Күпме болай була, диеп,
Кетер-кетер кимерә.

Ахыр чиктә, чыдамлыгым
Үзен сиздерә башлый.
"Иптәшләр, болай булмый"-, дип,
Кисәтү-мазар ташлыйм.

Шул арада килеп керә
Бүлмәгә "оят" үзе.
"Кем булдың, -ди,-нишләвең бу,
Кире ал бөтен сүзең!"

Уйга калып, туктап торам,
Әллә соң миндә гаеп?
Килеп чыга шул арада
Намус-вөҗдан шәбәеп.

Хәтер килеп кушыла да:
"Почмак сине көтә",-ди.
Кем булдың авыз ачырга,
Дия-дия шелтәли.

Инде хәзер бар булганга
Үзем гаепле тоям.
Сабырлыкка мәҗбүрлегем
Гүя гөнаһлы дөньям.

Шулай итеп изеләм дә,
Яшәүдән дә бизелә.
Нәрсәнеңдер сәерлеге
Җан түрендә сизелә.

Вулкан кебек уянырмы,
Күпме чыдый сабырлык?
Бармы берәр акыллыгыз
Үлчәмнәрен табырлык?..