9 шигырь
Каршылык
Мин сугышка каршы чыгыш ясыйм.
Көч куюга каршы фикерем.
Бар дөньяга иминлекләр тели,
Бәхет тели дога-зикерем.
Мин сугышка каршы чыгыш ясыйм,
Сәбәпләре хәтта акланса.
Кешелеккә ышанырга була -
Яшәү өчен ирек сакланса.
Мин Җиңүгә каршы чыгыш ясыйм:
Бәйрәм итеп аны күрүгә.
Бер-береңне котлап, шатлануга,
Җырлар җырлап, биеп йөрүгә.
Мин Җиңүгә каршы чыгыш ясыйм:
Һәр уенның була корбаны.
Югалтулар һәм газаплар өчен
Ник еламый дәүләт вөҗданы?
Кеше белән кеше арасында,
Илләр белән илләр арасы:
Тигез хокук, тигез ирек бит ул -
Адәм булып калу чарасы.