Балыклы авылында район, хуҗалык җитәкчеләре һәм җирлек башлыгының тырышлыгы белән федераль программа кысаларында сафка баскан яңа башлангыч мәктәп үзенең ишекләрен ачты. Белем йортында яхшы билгеләргә генә уку, спорт белән шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Төзелеш эшләре 42 миллион сумга төшкән. Биредә ике сыйныф комплектта 15 бала укыячак. Беренче сыйныфка 1 кыз һәм 3 малай килде. 611 views02:37