2022-09-01 17:37:20
Сентябрь саны!
Көзнең беренче аен алып килсә дә, җәй җылысын саклый әле ул!
Тышлыгыбызда ак гөлләрдән җан җылы алып үз һөнәрендә беренче адымын ясаучы табибә Ромина Садыйкова.
Җырчы, баянчы, популяр җырлар авторы, пародист, юморист Алмаз Хәмзиннең тормыш кагыйдәләре нинди икән? «Безнең күңелгә «Шахта» көе сеңгән» язмасын укып белерсез.
«Гаиләдә – яшүсмер» рубрикасында сез белгән яңа геройлар. Әни булу серләре белән җырчы Лилия Муллагалиева бүлешә.
Күңел кылларын тибрәтерлек ике язма бар бу санда. «Хата» язмасы – булган хәл. Кайбер хаталар сине гомер буе озата бара...
Бертуган энесен югалтканнан соң аның кызын үз гаиләсенә алып үстергән актриса Зөлфия Вәлиева бу хакта «Кулларымда яралы кош иде» язмасында ачыктан-ачык сөйли.
Хуҗабикә рубрикасында матурлык, дөрес туклану серләр ачуын дәвам итәбез. Банкада шоколадлы десертны ясап карарсыз дип ышанабыз.
«Сөембикә» журналын Wildberries, Ozon, Яндекс Маркетта, «Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.
808 views14:37