Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Бүген сезгә берничә сорау биргән идек. Әлеге постның язылу сәб | Дин турында

Бүген сезгә берничә сорау биргән идек. Әлеге постның язылу сәбәбе дә шул сорауларга һәм Сезнең җавапларга бәйле.

«Тормышыгыздан канәгатьме сез?»
«Тормышта буласы вакыйгалар сездән торамы?»
«Тәкъдиргә ышанасызмы?»


Күпләрегез тәкъдиргә ышана. Ләкин сүзнең асылын аңлап бетермәүчеләр дә бар икән.

«Тәкъдир» булачак нәрсәне алдан ук билгеләү дигәнне аңлата.

Дөньяда булачак һәм башкарылачак һәрнәрсә Аллаһы Тәгаләгә алдан ук билгеле.

Ул һәрнәрсәне һәм һәрбер эшне алдан ук тәкъдир кылган.

Дөньяда барлык (булган, була торган, булачак) эшләр Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире буенча башкарыла.

Кешеләр гамәлләрне үз ихтыярлары белән сайласалар да, аларга көч-куәтне Аллаһы Тәгалә бирә.

#ислам #дин #динвәмәгыйшәт #дога #Аллаһ #тәкъдир