Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

КФУда 'Дини белем бирү оешмаларын лицензияләү һәм лицензион кү | Диния Нәзарәте

КФУда "Дини белем бирү оешмаларын лицензияләү һәм лицензион күзәтчелек” курслары башланды

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында Россия ислам институты һәм Татарстан мөфтияте катнашында өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча “Югары һәм урта дини белем бирү оешмаларын лицензияләү һәм лицензион күзәтчелек” дип исемләнгән квалификация күтәрү курслары ачылды.

Курсларда укыту-методика идарәләре, лицензияләү бүлекләре, урта һәм югары мөселман дини белем бирү оешмалары деканатлары һәм кафедралары, мәгариф системасы белгечләре, методистлар, укыту-методик эш буенча белгечләр катнаша.

Укыту барышында белем бирү эшчәнлеген лицензияләүнең хокукый нигезләре, лицензион таләпләр, ислам югары уку йортларында һәм мәдрәсәдә уку барышын дөрес оештыру, мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге, белем бирү сыйфатын бәйсез бәяләү турында мәсьәләләр каралачак.

Программа беркетелгән файлда.