Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Диния Нәзарәте

Логотип телеграм канала @dumrt_tatar — Диния Нәзарәте Д
Логотип телеграм канала @dumrt_tatar — Диния Нәзарәте
Адрес канала: @dumrt_tatar
Категории: Религия
Язык: Русский
Количество подписчиков: 498
Описание канала:

ТР МДН
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми мәгълүмати каналы. Каналда мөфтият эшчәнлеге һәм Татарстан өммәте тормышындагы иң мөһим вакыйгалар турында хәбәр ителә.
Элемтә өчен: rezeda.maratovna@tatar.ru

Рейтинги и Отзывы

4.33

3 отзыва

Оценить канал dumrt_tatar и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

1

4 звезд

2

3 звезд

0

2 звезд

0

1 звезд

0


Последние сообщения

2022-11-07 14:26:32
КФУда "Дини белем бирү оешмаларын лицензияләү һәм лицензион күзәтчелек” курслары башланды

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында Россия ислам институты һәм Татарстан мөфтияте катнашында өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча “Югары һәм урта дини белем бирү оешмаларын лицензияләү һәм лицензион күзәтчелек” дип исемләнгән квалификация күтәрү курслары ачылды.

Курсларда укыту-методика идарәләре, лицензияләү бүлекләре, урта һәм югары мөселман дини белем бирү оешмалары деканатлары һәм кафедралары, мәгариф системасы белгечләре, методистлар, укыту-методик эш буенча белгечләр катнаша.

Укыту барышында белем бирү эшчәнлеген лицензияләүнең хокукый нигезләре, лицензион таләпләр, ислам югары уку йортларында һәм мәдрәсәдә уку барышын дөрес оештыру, мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге, белем бирү сыйфатын бәйсез бәяләү турында мәсьәләләр каралачак.

Программа беркетелгән файлда.
4 views11:26
Открыть/Комментировать
2022-11-07 14:14:04
Чистайда Коръәнне яттан уку бәйгесе узды

Чистай мөхтәсибәтенең “Иман” мәчетендә Коръәнне яттан укучылар бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада 3-15 яшьлек 82 бала катнашты.

Сәламләү һәм нәсыйхәт сүзләре белән бәйгедә катнашучылар алдында имам-мөхтәсиб Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чистай башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, район Аксакаллары шурасы рәисе Фәрит Галимов һәм “Иман” мәчете имам-хатыйбы Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

Рәсми чыгышлардан соң катнашучылар 3 яшь төркеменә бүленеп Коръән укый башлады.

Үз яшь категориясендәге барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, “Детский мир” кибетенә сертификатлар һәм тәм-томнар белән бүләкләнде.
19 views11:14
Открыть/Комментировать