Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Кызык, заманча спектакль. Баш ял итте, рәхәтләнеп көлдек. Шунд | Дала кайтавазы

Кызык, заманча спектакль. Баш ял итте, рәхәтләнеп көлдек. Шундый җиңел уйнадылар - 2 сәгатьтән артык вакыт 3 минут кебек узды. Залда балалар да бар иде, аларга да ошады.
А.Пискунов - бомбический актер. Чәчәкләр алып бармавыма үкендем. Аның белән бер интервью ясармын әле киләчәктә...
Салават Хәбибуллин да, Илнур Байназаров та, Гүзәл Галиуллина да шундый шәп-шәп-шәпләр! Сез искиткеч!

Мин театр белгече түгел, ләкин дилетантлыкны күрү өчен эксперт булырга кирәкми икән: Гөлназны уйнаучы кыз бу театрга ялгыш килеп эләккән. Ул да булмаса, бөтенләй шәп буласы иде.
Шаккатып утырдым. Татарча белми торган кешене ничек ТАТАР ДӘҮЛӘТ театрына алып була ул? Нүжәли театр училищесында татарча белүче сәләтле яшьләр калмады? Бу бит милли фаҗига! Ул кызның чеп-чи урыс акценты белән иҗекләп сөйләшүе бер "чп" булса, бөтенләй уйный белмәве - икенче. Мин күргәнне режиссер Резеда Гарипова ничек күрми калгандыр...
Моннан соң, Тинчуринга билет алганда, актерлар исемлеген карап, Камилә Галиева булмаган спектакльне сайлармын инде.