Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Дала кайтавазы

Логотип телеграм канала @dala_kizi — Дала кайтавазы Д
Логотип телеграм канала @dala_kizi — Дала кайтавазы
Адрес канала: @dala_kizi
Категории: Без категории
Язык: Русский
Количество подписчиков: 19
Описание канала:

Казахстанга сәяхәт көндәлеге

Рейтинги и Отзывы

1.67

3 отзыва

Оценить канал dala_kizi и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

0

3 звезд

1

2 звезд

0

1 звезд

2


Последние сообщения

2019-01-04 15:13:51
Яр Чаллының Үзәк урамында
Торам туп-туры карап.
Кумый кучер атларын
Суккалап та каккалап...
290 views12:13
Открыть/Комментировать
2018-12-27 06:04:20
Кабат безнең районнан сводка: Дуңгызы әкияти кызык килеп чыккан.
560 views03:04
Открыть/Комментировать
2018-12-24 20:05:04
Татар халкының үз дәүләте булса, бөтен шугалакларда да татарча язулар булыр иде...
399 views17:05
Открыть/Комментировать
2018-12-23 15:47:45
Безнең районда ирләр матуррак инде, ни дисәң дә...
345 views12:47
Открыть/Комментировать
2018-12-11 15:56:13
Мин менә шушы чишмәгә суга йөрим.
1. Суы да тәмле.
2. Тәмле булмаса, ишегендәге язуы өчен генә булса да йөрер идем...
194 views12:56
Открыть/Комментировать
2018-11-29 20:08:38
Мөселманнар өчен стресс башланды - бөтен сәүдә үзәкләре дуңгыз рәсемнәренә төренә.
Тиздән һәр тәрәзәдән чучка карап торачак, мыркылдый торган уенчыклар дөньяны күмәчәк, машина тәрәзәләренә дуңгызчыклар асылачак, дуңгыз рәсемле шарлар күккә очачак!
Киләсе ел сары дуңгыз елы, ди.
П.С. Сабыр төбе дә сары төстә, кытай календарендәге дуңгыз төсендә.
346 views17:08
Открыть/Комментировать
2018-11-22 13:12:16
Кызык, заманча спектакль. Баш ял итте, рәхәтләнеп көлдек. Шундый җиңел уйнадылар - 2 сәгатьтән артык вакыт 3 минут кебек узды. Залда балалар да бар иде, аларга да ошады.
А.Пискунов - бомбический актер. Чәчәкләр алып бармавыма үкендем. Аның белән бер интервью ясармын әле киләчәктә...
Салават Хәбибуллин да, Илнур Байназаров та, Гүзәл Галиуллина да шундый шәп-шәп-шәпләр! Сез искиткеч!

Мин театр белгече түгел, ләкин дилетантлыкны күрү өчен эксперт булырга кирәкми икән: Гөлназны уйнаучы кыз бу театрга ялгыш килеп эләккән. Ул да булмаса, бөтенләй шәп буласы иде.
Шаккатып утырдым. Татарча белми торган кешене ничек ТАТАР ДӘҮЛӘТ театрына алып була ул? Нүжәли театр училищесында татарча белүче сәләтле яшьләр калмады? Бу бит милли фаҗига! Ул кызның чеп-чи урыс акценты белән иҗекләп сөйләшүе бер "чп" булса, бөтенләй уйный белмәве - икенче. Мин күргәнне режиссер Резеда Гарипова ничек күрми калгандыр...
Моннан соң, Тинчуринга билет алганда, актерлар исемлеген карап, Камилә Галиева булмаган спектакльне сайлармын инде.
198 views10:12
Открыть/Комментировать
2018-11-18 13:26:26
Вафаты уңаеннан...
Илдар Низамовның өстәл суга-суга әйткәне искә төште:
"Кеше үлү уңай күренеш була алмый, "вафаты уңаеннан" дип язу -- наданлык!"
156 views10:26
Открыть/Комментировать
2018-11-05 10:15:15
Айтматовны болгатып-туглап бетергәннәр, тексты да - чыктым аркылы күпер - баш мие кабул итә алмый...
Беренче өлешне түзеп бетереп антрактта кайтып китмәсәң (күпләр шулай итте), икенче өлеше чүт кенә динамиграк һәм кызыграк сыман.
Тулаем алганда, ошамады. Бәлки, сезгә ошар.
245 views07:15
Открыть/Комментировать
2018-11-03 18:39:08 "Сөембикә" кафесында урын юк - балык бистәлеләр басып алган.
"Иман нуры" мәчетеннән 17 кеше автобус яллап килдек, диләр. Гүзәл Уразова концертына, диләр.
144 views15:39
Открыть/Комментировать