Европа берлеге русияләргә гадиләштерелгән тәртиптә виза бирүне туктата Бу хакта Европа берлегенең югары вәкиле Жозеп Боррель белдерде. Бу Русия ватандашларына Европа берлегенә керүне кыенлаштырачак һәм кыйммәтрәк итәчәк, диде ул. Виза өчен 35 евро урынына 80 евро түләргә кирәк булачак. Шул ук вакытта Европа берлегенә русияләргә виза бирүне тулысынча тыю мәсьәләсендә аңлаша алмаганнар, күп кенә илләр моңа каршы чыккан. @azatliqradiosi 321 views15:30