Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Интернетта КФУның яңа ректоры Ленар Сафинга каршы петиция чыкк | Azatlıq Radiosı

Интернетта КФУның яңа ректоры Ленар Сафинга каршы петиция чыккан

Интернетта КФУның яңа ректоры итеп Ленар Сафинны билгеләүгә каршы петиция чыккан. Бу хакта "Гроза" Telegram-каналы хәбәр итә.

"Русиянең иң борынгы университетларының берсенә әшнәлек ярдәме белән академик даирәдән булмаган кеше, зур коррупционер, сенатор Ленар Сафин билгеләнде. Русия мәгарифенең тәмам хәрабәләргә әверелүенә юл куймагыз!" диелгән петициядә.

Мөрәҗәгать Change.org сайтында чыккан. Аның авторы үзен "Тот Ктопротив" дип теркәгән. Бу минутка петицияне 30дан артык кеше имзалаган.

Берничә көн элек Яшел Үзән шәһәр шурасы депутаты Евгений Ефремов Казан федераль университетының төп бинасы янында яңа ректор Ленар Сафинга каршы ялгыз пикет оештырды. Ул плакатына "КФУга икенче Гафуров нигә кирәк?" дип язган иде.

Ленар Сафин 2010-2020 елларда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булды.

@azatliqradiosi