Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

КРЯШЕНЫ – КЕРӘШЕННӘР

Логотип телеграм канала @tuganaylar2002 — КРЯШЕНЫ – КЕРӘШЕННӘР К
Логотип телеграм канала @tuganaylar2002 — КРЯШЕНЫ – КЕРӘШЕННӘР
Адрес канала: @tuganaylar2002
Категории: Новости и СМИ
Язык: Русский
Количество подписчиков: 915
Описание канала:

Официальный telegram-канал
КРЯШЕНЫ - КЕРӘШЕННӘР
«Туганайлар» - единственная в России газета для кряшен и о кряшенах
Наш сайт – tuganaylar.ru
Связаться: @leesnaya14

Рейтинги и Отзывы

2.67

3 отзыва

Оценить канал tuganaylar2002 и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

0

3 звезд

2

2 звезд

1

1 звезд

0


Последние сообщения

2022-10-06 16:24:30
Журналист Венера Аитовадан "идеаль" коймаклар

Бер пачка җылымса кефирга (550 г) 1 чәй калагы сода, 0,5 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 зур күкәй, 1,5 стакан он һәм барысын бергә бутыйбыз. Шушы массага 1 стакан кайнатылган сөтне әкрен генә кушабыз. Соңыннан 2 аш кашыгы тирәсе эретелгән ак май кушам. Әзер! Иң тәмле коймакларны ясый башлыйбыз. Мин икра, сгущенка белән дә яратам. Ә сез?" – дип язган Венера.

Тиздән яллар, якыннарыгызны сыйлап карагыз әле.
84 views13:24
Открыть/Комментировать
2022-10-06 15:10:27
Октябрь аена халык сынамышлары

Җылы октябрь – салкын кышка.
Көчле һәм дәвамлы салкыннар – кышкы салкыннарга.
Октябрь аенда салкыннар нинди көннәрдә башланса, киләсе елның апрелендә шундый ук көннәрдән җылыта башлаячак.
Октябрь аенда кайсы саннардан кар явачак, шул саннардан апрель аенда яз башланачак.
Беренче кар чын кышга кадәр кырык көн кала төшә.
Яфраклар тиз коелса – кыш суык булачак, ә яфраклар яшел булып калса һәм агачларда озак сакланса – кыш кыска була.
Октябрь башында каенга карагыз-яфраклар әле коелмаган булса, кар соң ятачак.
109 views12:10
Открыть/Комментировать
2022-10-06 14:03:00
Сездә шулай утыралармы?
127 views11:03
Открыть/Комментировать
2022-10-06 10:35:28
Керәшен җырчысына багышланган «Захарушка» салаты рецепты

Бу салатны беренче мәртәбә Вадим Захаровның авылында ашарга насыйп булды. Рецептын сорадым, исемен юк. Шуңа күрә аның исеме "Захарушка"

Салат катламлап ясала: саламлап туралган кәбестә, шакмаклап туралган ысланган тавык түше, эре угычтан уылган 1–2 йомырка, угычтан уылган чи кишер.

Һәр кат арасына майонез сылап барырга. Салатның өстен чипсы белән бизәргә.
150 views07:35
Открыть/Комментировать
2022-10-05 13:21:53
Иван Егоров: "Туганайлар" үз укучылары белән бер сулышта, бер адымда, бер омтылышта булсын!"

“Туганайлар”, үз республикабыз белән беррәттән, чит төбәкләрдә яшәүче карендәшләребезне барлап, аларның да тарихын өйрәнеп, хәзерге яшәешен һәм тормыштагы проблемаларын уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшә торган олы мәйданга әйләнде.

Илебездә сибелеп яшәүче керәшеннәрнең бердәнбер басма матбугаты булган “Туганайлар” газетасы алдагы көннәрдә дә бай культурабызны һәм мирасыбызны барлауда, яшьләребезне шуңа тартуда армый-талмый халкыбызга хезмәт итәр, дип ышанам.
196 viewsedited  10:21
Открыть/Комментировать
2022-10-05 12:17:55
20 ел!!!

Әле барысы да башлана гына
196 views09:17
Открыть/Комментировать
2022-10-05 09:18:13
Бездә бәйрәм! «Туганайлар»га -20 ел!

Беренчеләрдән булып безне яраткан җитәкчебез - "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков котлады!
Сездән дә котлаулар кабул итәбез!
275 viewsedited  06:18
Открыть/Комментировать
2022-10-05 07:35:11
Бүгенге иртәне шатлыклы хәбәрдән башлыйбыз: “Туганайлар”га – 20 ел!

Без бүген үзебезнең бәләкәй генә юбилеебызны – газетаның 20 еллыгын билгеләп үтәбез. Керәшен халкы тарихына 2002 елның 5 октябрен мәңге җуелмас хәрефләр белән язып куярлык

Айга ике мәртәбә “Туганайлар”ны туганнарча кочак җәеп каршы алучы карендәшләр! Уртак бәйрәмебез белән котлыйбыз! Дөньялар тыныч, барыбыз да исән-сау булып, киләчәктә дә “Туганайлар” газетасы битләрендә керәшен тарихын бергәләп барлыйк, бергәләп языйк!
Фотода – без – "Туганайлар"ның бүгенге коллективы
199 viewsedited  04:35
Открыть/Комментировать
2022-10-04 14:35:30
Мөслим районының Яңа Усы авыл җирлегендә Өлкәннәр көне зурлап билгеләп үтелгән
215 views11:35
Открыть/Комментировать
2022-10-04 11:48:50
Юлия Губина “Манзара” тапшыруында катнашты

Эфирда сүз “Туганайлар” культура-агарту газетасының 20 еллыгы, газетада яктыртыла торган темалар, язма геройлары турында барды. Юлия Губина бераз серен ачып, “Туганайлар”ның киләсе бәйрәм санында укучыларны нәрсә көтәчәге турында да әйтеп китте.

Тапшыруны 5 октябрь көнне иртәнге 6-7 сәгать арасында ТНВ каналында күрсәтәчәкләр.
216 views08:48
Открыть/Комментировать