Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Tatlikay (Р. Бикмөхәммәтова)

Логотип телеграм канала @tatliqay — Tatlikay (Р. Бикмөхәммәтова) T
Логотип телеграм канала @tatliqay — Tatlikay (Р. Бикмөхәммәтова)
Адрес канала: @tatliqay
Категории: Блоги
Язык: Русский
Количество подписчиков: 339
Описание канала:

Канал для добросердечных, умных людей. Ищем радости в мелочах, поддерживаем друг друга.

Рейтинги и Отзывы

4.00

3 отзыва

Оценить канал tatliqay и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

1

4 звезд

1

3 звезд

1

2 звезд

0

1 звезд

0


Последние сообщения

2022-09-24 21:30:29 Татар имамнарын ишеттек, фәтваларны күрдек. Аңладык. Миндә башка сораулар.

Дәррау кул күтәрткән татар конгрессы әфәнделәре, сездән дә ниндидер гамәл көтәсеме? Авыл, шәһәр саен татар ир-егетләрен озаткан хатыннарның күз яшьләре өчен сез җаваплы. Әллә аларны озату татарча булсын дип гармуннар белән "Герман җырын" сузып җырлауларны оештырачаксызмы? "груз 200" белән кайтучыларның йортларына килә торган юатучылар делегацияләре булдырылырмы? Уен-көлкеле сабантуйлар урынына Федераль үлем-китем сабантуйлары планга кертеләчәкме? Халкым минем дип пафослы итеп эндәшерлек татарлар калырмы?

Конгресс төбендә мобилизациягә каршы чыккан бер егетне богаулап автозакка тыкканны конгрессчылар күзәттеме икән? Васил әфәнденең йөгереп чыгып: "Энем, борчылма, үзем китәм" дигәне күзгә чалынмады.

Бәлки, күрмәгәнмендер...

Кичә, бүген Оренбург-Казахстан, Әстерхан-Казахстан чикләрендә зур чакрымнарга сузылган чиратларларда татар-башкорт егетләре, ирләре күп. Алар мобилизациядән кача. Грузия чигендә торучылар бар. Анда да татарлар шактый. Төркиягә күпләр билет ала алмады, чөнки кыйммәт. Татар тырыш булса да, акчасы чамалы аның. Кыргызстанга урнашып тилмерүчеләр бар. Иртәгә дә китәчәкләр, чикләр ябылганчы...

Татар конгрессы оештырган чараларга йөргән йөзәрләгән татар ханым, әфәнделәр, качам дип сакланып калган егетләргә булышырга кирәк. Конгресс оештырмас моны, ышанмыйм. Файдалы мәгьлүмат бирү, фатир табу, документларны юллаганда, эш табуда да булышыйк. Гап-гади иттереп каршы алып кочаклау да мөһим аларга! Кем кайсы илдә тора, килүче татар-башкортка ярдәм кулыгызны сузыгыз, зинһар!

Хәтта ватник булса да, алары да безнең татар бит...
270 viewsedited  18:30
Открыть/Комментировать
2022-09-21 17:23:01 6,000 обращений на горячей линии Агоры по правам военнослужащих со вчерашнего утра.

Работает не бот, а семь живых юристов.

Ожидайте, ответ придет каждому. Старайтесь сформулировать суть вопроса, чтобы сразу получить четкий ответ. Не шлите стикеры и символы. Обращения без содержательнго вопроса оставляются без ответа.

Прежде чем обращаться на горячую линию — прочтите, возможно, ответ на ваш вопрос уже есть
Что такое мобилизация
Могут ли отправить в место военных действий срочников
Что такое военные сборы
Что грозит за уклонение от явки в военкомат
Как оформить отсрочку
Работодатель предлагает службу по контракту
Что делать, если обнаружили повестку в почтовом ящике
Что такое альтернативная гражданская служба
Кто имеет право на отсрочку для IT-специалистов
Часто задаваемые вопросы раз и два
379 views14:23
Открыть/Комментировать
2022-09-21 14:35:10 Красовский, Кеосаян, Газманов, Холмогоров, Соловьевлар һәм башкаларга повесткалар килми дә килми. Телевизор аша миңгерәйтелгәннәр, хәерче бичаралар китәчәк.

Ә бер чаттагы хатын энесенең аудиосын җибәрә: "Апа, мин бит балачага булып солдат буларак Чечен сугышына эләктем. Икенче сугыш. Анда Путин иде. Хәзер картаеп киләм, өч кыз әтисе. Тагын Путинның сугышына повестка көтәм. Ник болай соң ул?"

Мин дә белмим ник болай соң...
375 views11:35
Открыть/Комментировать
2022-09-18 16:38:13
Пугачеваны да иноагент дип танырлармы?
Anonymous Poll
32%
Сорагач, әйе
44%
Асларына сиячәкләр, курка алар
9%
Исемлекнең тулылануы туктар
20%
Путинны да кертергә кирәк
66 voters441 views13:38
Открыть/Комментировать
2022-09-18 16:35:23
Максим Галкинны иноагент дип игълан итүнең дәвамы - бүген интернет йолдызына Алла Пугачева әйләнде.

421 views13:35
Открыть/Комментировать
2022-09-16 21:19:41
Гаҗәеп рәвештә иноагентлар исемлеге тулылана. Кемне алма - шәхес, күпсанлы аудиториянең йолдызы, кешеләргә тәэсир итү көченә ия булучы талант вә акыл иясе.

Шулкадәр тинтәкләр булырга кирәк бит әй үзләренә каршы эшләр өчен!? Чынында рәхмәт яугырлары.

Кем ишетмәде, Максим Галкин да хәзер иноагент
667 views18:19
Открыть/Комментировать
2022-09-10 12:33:47
Британия патшалыгыннан соңгы хәбәрләр: 74 яшьлек Чарльз патша булып игьлан ителүенең документлары имзаланган. Һәм дә бу патшаның да татарлар белән элемтәсе бар бит!

2010 елда әле шаһзадә булган Чарльз Польшадагы Крушиняны татар авылында булды, татар мәчетен күрде, татар ризыкларыннан сыйланды. Сүз уңаеннан, итле пәрәмәч пешергәннәр аның килүенә. Димәк патша татарлар белән таныш.

Польшаның Биелосток өлкәсендәге Крушиняны - татар авылы. Ул Белорусия белән Польша чигендә урнашкан. Бу җирләр татарларга 1679 елда бүләк ителә. Католиклар җирендә татарлар ислам динен саклап калды. Крушиняны авылындагы мәчет тарихи, аңа XIX гасыр башында ук нигез салынган. Польшада 3 меңләп мөселман татар яши.

Татарлар Польша, Литва, Белорусия җирләренә XIV гасырда ук килә башлый, аларны патшалар иң яхшы атлы гаскәри буларак чакырта. Батыр яугирләр дип тарихка кереп кала татарлар. Аларга рәхмәт йөзеннән морзалар дәрәҗәсе бирелә һәм яхшы җирләр бүләк ителә. Польшада берничә татар авылы бар.

Менә шундый тарих. Татарлар
447 viewsedited  09:33
Открыть/Комментировать
2022-09-09 17:27:44
Ә бүген, 9 сентябрь, Камал театрында - "Зәңгәр шәл", димәк яңа театраль сезон башлана. 117нче сезон. Озын гомерле бул, яраткан театрым! Уңышлы спектакльләр булсын, һәрбер кеше - асылташ. Исән-сау, бәхетле булыгыз.

Сагынам. Яратам! Хәерле сәгатьтә!

Ну и какой же потрясающий ролик!
398 viewsedited  14:27
Открыть/Комментировать
2022-09-09 09:45:19
Шәп. Нәни чактан картлыкка - бер мизгел.
366 views06:45
Открыть/Комментировать
2022-09-08 21:01:28
Британия патшабикәсе Елизаветта II вафат.

Аңа 96 яшь иде. Иң озын гомерле патшабикә. Миһербанлы, затлы патшабикә. Елизаветта II һәм татарлар дигәндә, әллә нинди зур вакыйгалар күз алдына килми. Шулай да татарга бәйле вакыйга бар, ул – татар җырын тыңлаган патшабикә. Елизавета II Альбина Шаһиморатованың башкаруында "Бөдрә тал" җырын тыңлаган иде.

Яулык бәйләгән фотоларына карасаң, татар әбиенә дә охшап китә, хәттә мәрхүм Рәшидә абыстай Исхакыйны хәтерләтә. Сүз уңеннан, ул Шотландиянең Балморал сараенда вафат булды. Гадәттә җәйләрен ул анда уздырган. Шау-шулы Лондоннан китеп ял иткән. Аллам, бу да татар гадәте бит. Әле чәйне сөтләп эчүен дә исәпкә алсаң...

Зур бер чор тәмам. Британиянең зур тарихы. Аны кешеләр бик ихтирам итте. Авыр туфрагы җиңел булсын!
555 viewsedited  18:01
Открыть/Комментировать