Адрес канала:
Категории:
Семья и дети
Язык: Русский
Количество подписчиков:
1.36K
Рейтинги и Отзывы
Оценить канал shaiantv и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.
5 звезд
1
4 звезд
1
3 звезд
0
2 звезд
0
1 звезд
0
Последние сообщения 5
2023-05-01 16:01:54
"Сәйлән" телевизион музыкаль фестивале җиңүчесе Рөстәм Хөсәенов "Мирас" Халыкара татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесендә 1 урынны яулады! Жюри аның чыгышына югары бәя биреп, Рөстәм махсус бүләккә дә лаек булды!
«ШАЯН ТВ» каналы «Cәйлән» грандиоз музыкаль фестиваленең 5 сезонына старт бирә!
Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Җырыгызны яздырып, анкета тутырып, seilen@shayantv.ru адресына юллагыз! Гаризалар 2023 елның 2 июленә кадәр кабул ителә!
Нигезләмәне әлеге сылтама аша кереп карый аламыз https://shayantv.ru/contests/seilen_5_sezon/
444 views13:01
2023-04-29 12:43:40
Бүген җаваплы уен!!!!
Ә сез Ак барс @hc_akbars өчен җан атасызмы?
#АкБарс #ШАЯНТВ
255 views09:43
2023-04-28 17:36:22
Әйдәгез бергәләп татарча өйрәник
299 views14:36
2023-04-28 17:30:14
Диноны янгын чыгаруда гаеплиләр! Шаяннар, ышанасызмы?___________________________
Дино обвиняют в поджоге! Ребята,а вы можете в это поверить?
284 viewsedited 14:30
2023-04-27 17:09:53
«ШАЯН ТВ» каналы бүген Әгерҗе районының Тирсә урта мәктәбендә, «Көмеш каләм» фестивалендә кунакта булып кайтты! Бирегә районның иҗат сөюче иң сәләтле балалары җыелды.
20 ел эчендә фестиваль йөзләгән мәктәп укучысын иҗатка җәлеп итте, күп кенә балаларга журналистика кебек катлаулы һәм кызыклы өлкәгә юл ачты. Бу фестивальдә чыныгу алган балалар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иҗади эшлеклеләр дә байтак.
«ШАЯН ТВ» каналы әлеге чарада балалар белән якыннан аралашты һәм укучыларны бәйрәм белән котлады. Әле алай гына да түгел, очрашуга тамашачыларның дусты Шаян да килде. Ул балалар белән фотога төште һәм шәп бүләкләр өләште.
242 views14:09
2023-04-27 15:02:28
«ШАЯН ТВ» бар нәрсәгә дә өлгерә! Бүген ул Казанның 187 нче күппрофильле лицеенда «Балачак җыры» концерты белән булып кайтты. Искәртеп узабыз, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла. Концертта катнашучы «Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре үзләренең искиткеч чыгышлары белән нәни тамашачыларыбызны сөендерделәр. Алар «Балачак җыры» бәйгесе хитларын башкардылар.
279 views12:02
2023-04-27 11:59:46
Яраткан ШАЯНнарыбыз, катнашуыгыз өчен зур рәхмәт бик тиздән безнең телеграмда яңа бәйгеләр һәм шәп бүләкләр!
Наши любимые подписчики, всем спасибо за участие! Совсем скоро в нашем канале новые розыгрыши и крутые призы!
290 views08:59
2023-04-27 11:10:27
187 лицей укучылары, Бәйгедә катнашыгыз!
Нәрсә эшләргә?
1. Телеграм каналга языл
(Подпишись на телеграмм канал)
2. Комментарий калдыр
(Оставь комментарий)
Җиңүчене концерт ахырында билгелибез һәм бүләкне тапшырабыз
303 viewsedited 08:10
2023-04-27 10:59:45
«ШАЯН ТВ» бар нәрсәгә дә өлгерә! Хәзер исә бер төркемебез "ШАЯН балачак" концертлар циклы белән 187 нче күппрофильле лицейда.
311 viewsedited 07:59
2023-04-26 17:14:53
Бүген 19:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Таяну ноктасы» тапшыруын карагыз.
Ул «ТАТАР СҮЗЕ» өченче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең Гала-концерты турында булачак. Тапшыру кунаклары: «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры - баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова, «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы Луара Шакирҗан, бәйгенең җиңүчеләре - Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Зөлфия Вәлиева, шагыйрь, драматург һәм публицист Рүзәл Мөхәммәтшин, Ленар Хаматов һәм Рузил Ихсанов булачаклар.
Карамый калмагыз! Кызу булачак!
330 views14:14