2022-09-30 08:49:47
Җомга мөбарәк булсын
Һәр көн уянуга, яңалыкларны ачам да, хәбәр көтәм.
Ләкин әлегә яхшы хәбәрләр күренми. Бик тынычсыз, кәеф юк, тик төшенкелеккә бирелергә ярамый, дуслар!!!!
Без контрольдә тота алмаган вакыйгалар өчен борчылудан мәгънә юк. Үз-үзебезне генә бетерәбез.
Шуңа нык булырга тырышыйк һәм догада булыйк. Әби әйтмешли, без күрәсен, кеше күрмәс...
Җавап тапмаганда мең сорауга,
Булган чакта әгәр сиңа кыен...
Җаннарыңа тыныч булсын дисәң..
Бер Аллаһка сыен..
P.S барысы да яхшы булыр, Алла боерса! Моның бер очы булачак
3.2K viewsSafarova Gulnaz, 05:49