Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Хәерле кичләр! Исәнмесез Мин югалмадым, без кибет ачылышына ә | Safarova

Хәерле кичләр!
Исәнмесез
Мин югалмадым, без кибет ачылышына әзерләнәбез.
Алла боерса, киләсе атнага "SAFAR home" кибетен ачылышына чакырып калам Сезне.
Адресын, вакытын -барысын да монда язармын.
Мин үзем бик өй җанлы кеше булгач, рәхәт өй киемнәре булдырасым килде.
"SAFAR home" - өй һәм йокы өчен киемнәр кибете. Тәрҗемә иткәндә, идеясе - Өй буйлап сәфәр кылу))
Өйдә дә бит матур булып йөрисе килә, ләкин өйдә, йоклаганда кия торган пижамалар матур булудан тыш әле уңайлы, йомшак һәм натураль тукымалардан да тегелгән булырга тиеш.
Һәм тагын бер мөһим шарт - сыйфат югары, бәяләр адекват булу зарур.
Без боларның барысын да берләштерергә тырыштык.

Сезгә ошар дип өметләнәбез