Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Ураза гаете мөбарәк булсын,дусларым мөселман кардәшләрем Алл | Нурзада | Заслуженный артист РТ Ведущая торжеств 🌺🌺🌺❤️❤️❤️

Ураза гаете мөбарәк булсын,дусларым мөселман кардәшләрем
Аллаһ Раббыбыз тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, Коръәннәребезне, кылган изгелекләребезне, биргән сәдакаларыбызны кабул итсен иде. Алдагы көннәребездә дә иманнарыбызны камилләштерүне дәвам итәргә, туры юлдан тайпылмыйча игелекләр кылып яшәвебезне дәвам итәргә насыйп булсын иде.
Исәнлек- саулык, җан тынычлыгы белән мул тормышта, якыннарыбызның кадер- хөрмәтен тоеп, озын гомер кичерергә насыйп итсен. Йөзебездән иман нуры, телебездән матур сүзләр, йөрәгебездән җылылык һәрвакыт сирпелеп торсын! Гел рәхәттә, мәхәббәттә, сөенеч- куаныч күреп, янәшәбездәгеләрнең игелеген тоеп, яхшылыкларына сөенеп яшәргә язсын! Күңел түрендә туган теләкләребез кабуллардан булып, Аллаһы тәгаләнең "Әәмиин!" дигән вакытына туры килсен.