Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Кабан буенда ачык әңгәмә: әдәбиятта милләт аналары Кабан буен | Китапханә

Кабан буенда ачык әңгәмә: әдәбиятта милләт аналары

Кабан буенда татар әдәбияты турында дискуссияләр дәвам итә. 24 июнь кичендә милләт анасы образы турында сөйләшәбез: татар әдәбиятында чын хатын-кыз бармы?

Әдәбиятта хатын-кыз образы турында меңәрләгән сәгать сөйләшеп була, әмма бер мөһим сорау барыбер игътибар уңыннан читтә кала: татар әдипләре чын хатын-кызны сурәтли алганмы? Без балачактан укып белгән әсәрләрдә сурәтләнгән хатын затлары реальме, яисә алар милләт турында зур мифның бер өлешеме? Гомумән, татарлар — иң феминист халык түгелме?

Кабан күле буенда узачак ачык дискуссиядә язучы, журналист, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбударова, Милли китапханә директоры урынбасары, җәмәгать эшлеклесе Тәбрис Яруллин катнаша, модератор — укытучы һәм тәрҗемәче Эльза Нәбиуллина.

Чара узачак урында Татар китабы йортының күчмә китапханәсе дә эшләячәк. Китапларны киләсе очрашуга кадәр укырга алырга мөмкинлек булачак.

24 июнь, 18:00
Кабан күле, Мәрҗани һәйкәле.
Теркәлү сорала.