Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Elmira__vaisovna

Логотип телеграм канала @kamalieva180589 — Elmira__vaisovna E
Логотип телеграм канала @kamalieva180589 — Elmira__vaisovna
Адрес канала: @kamalieva180589
Категории: Блоги
Язык: Русский
Количество подписчиков: 15.10K
Описание канала:

Татарча аш-су/көндәлек тормыш

Рейтинги и Отзывы

2.00

2 отзыва

Оценить канал kamalieva180589 и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

0

3 звезд

1

2 звезд

0

1 звезд

1


Последние сообщения 13

2023-02-17 14:38:12
Дускайларым,мине югалттыгызмы?
Минем кухнямда шундый эшләр гөрли әле,авылга кайтырга җыенабыз!
Кич тә җитеп килә,балаларны җыеп алырга,авылга кузгалырга торабыз
5.4K viewsElmirа__vaisovna, 11:38
Открыть/Комментировать
2023-02-17 10:36:58
Матур көннәр телим,дусларым!
Бүген авылга кайта торган көнебез!
Әле бик күп эшкә өлгерәсем бар!
Туй тортларым әзер
6.1K viewsElmirа__vaisovna, 07:36
Открыть/Комментировать
2023-02-16 16:57:05
Дусларым,Анна Кортыркина турында күп сөйләдем инде!
Иптәш кызым бик җайлы квартиралы булды.Алар аша җайлы гына алды!
Страницасында күп яңалыклар белән бүлешә!
Бушлай бит ул!
Ипотека мәсәләсе ул искиткеч күп яңалыклы икән.
Төрле яклап сынап карарга кирәк!
Бар яңалыкны белеп тору яхшы булыр!

https://t.me/anna_kostyrkina_ipoteka
7.2K viewsElmirа__vaisovna, 13:57
Открыть/Комментировать
2023-02-16 15:48:24
Посылка барып җиткән бит,әлхәмдүлилләһ!
Әле почта да домнарында аскы якта гына булган бит!!
Куанып,озак еллар эшләтергә насыйп булсын Сезгә ,Раилә ханым
Әлхәмдүлилләһ!!
Бик тиз барган!!!
7.1K viewsElmirа__vaisovna, 12:48
Открыть/Комментировать
2023-02-16 11:29:28
Кәбестә белән ит!
1 уртача зурлыкта кәбестә
400/500 гр якынча фарш
1 суган
1 аш кашыгы паприка копченая
Тоз
Борыч
Түгәрәкләр ясап,эче алынган кәбестәгә түгәрәкләп тутырабыз.
Соус/шулпа ясыйбыз.
200 мл кайнар су
3 аш кашыгы кетчуп
4 төш сарымсак
Эченә салып,капкачын ябабыз кәбестәнең,аскы якка да бераз салабыз суын!
Башта:
Пергамент кәгазьне чылатып ябабыз,аннан ыольга бн төрдем.
200 гр та 3 сәг пеште!Голубцыны хәтерләтә!
Мин итенә дөге дә кушып җибәрер идем икенче пешергәндә!!
Пешереп карагыз!
Тәмле килеп чыкты,ит тәме кәбестәгә шундый сеңгән!!
7.4K viewsElmirа__vaisovna, 08:29
Открыть/Комментировать
2023-02-16 11:28:34
Матур кәефләр телим барчагызга да!!
Бүген 16 февраль,Мәүҗидә әнинең туган көне! Матур теләкләребезне иртән шалтыратып әйттек!
Исәнлек-саулык,тигезлек телим!Бу атнаның ялларында авылда булырбыз!
Туганнар җыела!!
Бүгенге көнгә килгәндә ,вак -төяк эшләр белән йөрибез
Матур көннәр телим!!
7.3K viewsElmirа__vaisovna, 08:28
Открыть/Комментировать
2023-02-16 09:34:31
Хәерле иртәләр,дусларым!!
Алдагы хатларыгызны укып чыктым!!рәхмәт,уңышлар теләп торасыз!
Төнлә йоклагыз,ябыштырырсыз әле дип тә язучыларым бар рәхмәт!!
Яңа көн белән яңа мәшәкәт туа .
Төнге эшебезне күрсәтик.
Безнең кухня зур,бу обои бн уйнарга була.Инде идән/ишек башка төс сорый.Сораса сорап торыр инде,планда ул түгел иде дә бит.Тапланып беткәч алыштырдык,тап күренми торганны.
Динислам йокламады,безне көтеп йөрде,аннан клей ясап куйган чиләккә утырды,хәлләр булды кичә ул клей ташып акты идәнгә...
Ярар,клей куркыныч түгел,эссе сулар булмасын.
Матур көннәр теләп калам,дусларым!
Бер кызык ризык пешердем кичә,куярмын
2.5K viewsElmirа__vaisovna, edited  06:34
Открыть/Комментировать
2023-02-15 18:46:34
Хәерле кичләр,дусларым!!
Кичләр шулай үтә!
Мегастройга кереп чыктык!
Өйгә кайтып килеш,пробкада.
Инде иртәгегә ашарга пешереп куйсам,Аллаһ боерса.Азат төн буе обои ябыштырабыз бүген ди
Тәмле төшләр,хәерле кичләр
6.0K viewsElmirа__vaisovna, 15:46
Открыть/Комментировать
2023-02-15 14:40:42
Тавыкның ак ите -бәрәңге белән!
1 кг тавыкның ак ите
1 зур суган
Тоз
Борыч
1 аш кашыгы тәмләткеч
75 гр сметана
35 гр кетчуп
Ярты лимон согы
Итне шунда салып 1 сәг торгызабыз.
Табага бушатып
1 кг бәрәңге бн кыздырабыз
Пешеп чыгар алдыннан
200 мл сливки 10% кушабыз.
Өстәлгә
Сыр/укроп бн чыгарабыз!!
6.7K viewsElmirа__vaisovna, 11:40
Открыть/Комментировать
2023-02-15 11:41:11
-Мәңге онытылмас". Бүген Мәмсә авылы зиратына якын - тирә авыллардан әфганчылар Вадут улы Вәис кабырына зыярат кылырга килделәр. Елдан ел сафлары сирәгәя , сугыш күргән егетләребез, араларыннан мәңгелеккә китеп баралар. Салихзянов Рашат җитәкчелегендә барлык авыл зиратларындагы мәрхүм иптәшләренә йөреп, үз көчләре белән һәр берсенең гаиләләренә тулы пакетлар өләшеп, кабергә чәчәкләр куеп, рухларына дога кылдылар."

Армия сафларына киткән яшь кенә егетне уйламаганда җыеп Афган сугышына алып китәләр!
Әтием сөйли иде.1-2-3 дип санаттылар,3 номерлар бер адым алга,сезне бүген сугышка алабыз диделәр...
Сугыш ..Шундый авыр бер яра булып калган инде.Танкист булган әтием.Танклары шартлап ,3 сенең берсе үлгән.Икесе исән калган.Булат абый Чиләбе(Челябинск) якларыннан иде.(1 аягы имгәнгән килеш калды..)Бик дус яшәделәр алар,кунакларга йөрешеп!Баяннар уйнап,җырлап утырырлар иде ошрашсалар.
2 ел улын сугыштан көткән әби-бабайның күңелләрендә ниләр булды икән.Менә хәзер аңлыйбыз..Ниләр кичерделәр икән туганнары...
Дәвамы
6.9K viewsElmirа__vaisovna, 08:41
Открыть/Комментировать