Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Чистайда Коръәнне яттан уку бәйгесе узды Чистай мөхтәсибәте | Диния Нәзарәте

Чистайда Коръәнне яттан уку бәйгесе узды

Чистай мөхтәсибәтенең “Иман” мәчетендә Коръәнне яттан укучылар бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада 3-15 яшьлек 82 бала катнашты.

Сәламләү һәм нәсыйхәт сүзләре белән бәйгедә катнашучылар алдында имам-мөхтәсиб Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чистай башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, район Аксакаллары шурасы рәисе Фәрит Галимов һәм “Иман” мәчете имам-хатыйбы Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

Рәсми чыгышлардан соң катнашучылар 3 яшь төркеменә бүленеп Коръән укый башлады.

Үз яшь категориясендәге барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, “Детский мир” кибетенә сертификатлар һәм тәм-томнар белән бүләкләнде.