Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Оста вәгаз | ДУМ РТ

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Оста вәгазьче» төбәкара дини бәйгесен башлап җибәрә. Иҗади ярыш татар-мөселман яшьләрен һәм җәмгыятен рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләргә, катнашучыларның татар телендә чыгыш ясау һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итәчәк, ораторлык осталыгына ия талантлы татар шәхесләрен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Бәйге Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла.

Бәйгедә үз көчләрен 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар сыный алачак. Конкурсның төп шарты буенча алар имам, хәзрәт һәм мәчет-мәдрәсәдә мөгаллим булып эшләүче булырга тиеш түгел.

Конкурс 3 этапта үткәрелә. Башта катнашучылар бирелгән темалар буенча татар телендә вәгазьләр язып, аларның текстларын электрон рәвештә marat-salakhov@yandex.ru почтасына җибәрергә тиеш булачак. Икенче этапта оештыручыларның критерийлары нигезендә иң яхшы эшләр сайлап алыначак. Өченче этапта жюри катнашында конкурсны ачык рәвештә, катнашучыларның үз вәгазьләре белән чыгышларын бәяләү көтелә.

Бәйгене оештыру мәсьәләләре буенча элемтәгә керү өчен телефоннар: +79270333142 (Айгөл ханым), +79272401302 (Марат).