Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә белем бирү өлкәсендә үзгәрешлә | Tatnews Tatar

Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә белем бирү өлкәсендә үзгәрешләр әзерләде

Иң мөһимнәре:

Көн дә мәктәпләрдә әләмне күтәреп төшерәчәкләр, гимн җырлатачаклар.

Дәресләрдә телефоннардан кулланып булмаячак. Хәтта телефондагы калькулятордан да.

Мәктәпләр ремонтына акча җыймаячаклар. Бу җинаять эшеннән санала.

Барча мәктәпләр яңартылган мәгариф стандартлары буенча укыячак.

«Точка роста»дигән 4 500 яңа сәнгать үзәге ачылачак.

Мәктәпләрдә «Мөһим темаларга сөйләшү» дәресләрендә укучылар мәктәп, регион һәм ил күләмендәге кызыксындырган мөһим темаларга сөйләшә алачак.

Финанс грамоталылык һәм эшмәкәрлек буенча курслар оештырылачак.

23 регионда 96 мәктәптә кораб- һәм авиатөзелеш класслары ачылачак.

Ил күләмендә тагын 49 «Кванториумов» һәм 72 «IT-куба» эшләячәк.

Дәремләр җәдвалын (расписаниесен) төзүдә бердәм киңәшләр булдырылган. Мисал өчен, физкультурадан соң математика яисә рус телен куярга ярамый.

Һәр мәктәп форма буенча үз таләпләрен булдырачак.

1 сыйныфтан ук тарих буенча мәгълүмат бирүне арттыру каралган, 10–11 сыйныфларда тарих дәресләре вакытында «Россия — Моя история» дөньяны күзаллау курсы укытылачак.