Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Хәерле көн! Рафис Атаказ әнисе белән бавырсак пешерә. ⠀ 4 күкә | Tatnews Альметьевск

Хәерле көн! Рафис Атаказ әнисе белән бавырсак пешерә.

4 күкәй, 1күкәй зурлыгында майонез (нинди дә ярый), бераз шикәр комы салып, яхшылап тугларга. Тоз салырга кирәкми. Кулга яки кашыкка ябыша торган консистенциягә җитәрлек он салып тагын тугларга. Ярты сәгатькә өстен ябып куярга.

Савытта елкы (ат) мае эретергә, ләкин кайнатырга түгел. Ат мае булмаса, каз мае, я көнбагыш мае да ярый. Атланмайда пешереп булмый, яна. Әзрәк онда әвәләп, шарлар кисәргә. Бераз гына кабарып, камыр ял иткәч, җылы майга тезәргә һәм духовкага тыгарга. Бавырсаклар тигез кызарып пешсен өчен, болгатып җибәрергә.

Әзер бавырсакларны җылы килеш ашарга да була, суынгач, чәйгә манып ашасаң да тәмле.

Ашларыгыз тәмле булсын!