Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Tatlikay (Р. Бикмөхәммәтова)

Логотип телеграм канала @tatliqay — Tatlikay (Р. Бикмөхәммәтова) T
Логотип телеграм канала @tatliqay — Tatlikay (Р. Бикмөхәммәтова)
Адрес канала: @tatliqay
Категории: Блоги
Язык: Русский
Количество подписчиков: 339
Описание канала:

Канал для добросердечных, умных людей. Ищем радости в мелочах, поддерживаем друг друга.

Рейтинги и Отзывы

4.00

3 отзыва

Оценить канал tatliqay и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

1

4 звезд

1

3 звезд

1

2 звезд

0

1 звезд

0


Последние сообщения 2

2022-09-05 16:30:39 Журналист Иван Сафронов 22 елга утыртылды. Тагын 500 мең сум штраф түләү хөкеме дә чыгарылды. Утырып чыкканнан соң да ике ел дәвамында иреге чикләнәчәк. Алай да була икән. Коточкыч.
423 views13:30
Открыть/Комментировать
2022-08-30 23:51:15 Михаил Горбачев вафат. 30 август. Үлеме шул көнгә туры килгән бит...
660 views20:51
Открыть/Комментировать
2022-08-30 15:40:20 Журналист Сафроновны прокурор 24 елга төрмәгә утыртырга сорый. Журналист. Дәүләткә хыянәт иткән өчен, имеш. Кеше үтерүче, җәзалаучы түгел, көчләүче түгел, угры түгел, маньяк, педофил түгел... журналист бит ул.

Коточкыч вакыйгаларга шаһитбыз... Бу кадәр басым Русия тарихында юк иде.
605 viewsedited  12:40
Открыть/Комментировать
2022-08-30 09:46:00
Туган көнең котлы булсын, Татарстан!

Бүген, 32 ел элек Суверенитет турында Декларация кабул ителде. Татарстан тарихында бик мөһим документ. Оныттырырга тырышалар, ә без онытмыйк. Мәрхүм Фәндәс Сафиуллин 30 август бәясенә төшермәгез, "Кая инде ул мөстәкыйллегегез? Нәрсә белән аерыла республика башкалардан?" дигән сүзләргә кушылмагыз, кимсетмәгез, кимселмәгез, 30 август мөмкин кадәр урамга чыгыгыз, матур киенегез, дусларыгыз белән очрашыгыз, котлашыгыз, дия иде. 30 август аны очратсам, шундый кауна идем. «Минем яраткан журналистым» дип килеп кочаклый, «Быел бакчада алмалар өлгерде, ничек сыйлыйсы икән?!" сине дияр иде. Тәки килеп чыкмый иде. Галишан абый Нуриәхмәт, мәрхүим Илдус Садыйк, Яшел Үзәннән милли хәрәкәт абыйсы гел очрый иде... Һәм дусларым, танышларымның җылы кочакларына чуму, көлешүләр, Кабанда йөрүләр. Акыллы, чибәр, ихлас татарларым...

Котлы булсын! Котлашыйк бу бәйрәм белән!
578 viewsedited  06:46
Открыть/Комментировать
2022-08-19 18:32:10
Нәрсә?! Чәршәмбе көнне Татарстанның иң талантлы укытучысы, шедевраль итеп эшләүче тәрҗемәче, югары дәрәҗәдәге журналистлар, атаклы галим өйләрендә тентү уздырганнан соң, бук эчендә казынырга яратучы аерым кешеләрнең (журналист, хәбәрче дип язарга кулым күтәрелми, нормаль профессионаллар рәтенә куярлык түгел ул җирбитләрне) пычрак язмаларын укыганнан соң айнып киленә бугай.

Абруйлы, намуслы, профессиональ кешеләргә нәҗес буялмас Аллаһ бирса, ә менә буклы кешеләрдән ис аңкып торачак, ерактан ук. Җәзасы да булыр иншАллаһ.

Тентү тәҗрибәсен узган кешеләр - Татарстанның, Казанның иң яхшы, үрнәкле кешеләре. Шәхесләр. Әгәр Казанны ямьле, рәхәт дип атыйлар икән, нәкъ менә шул кешеләр аркасында.

PS. Такая красивая девушка, но пришлось использовать слово дерьмо 3 раза
526 views15:32
Открыть/Комментировать
2022-08-14 21:51:07
Безнең Стив Джобс - Бәшир Рәмиев.

30 август, Татарстанның Суверенитет көненә Казандагы IT Park-ның яңа бинасын өлгертергә тырышалар. Аңа әлеге тел белән әйткәндә СССРдагы беренче IT белгече, советлар берлегендә беренче компьютер уйлап табучы Бәшир Рәмиев исемен бирделәр. Элмә тактасы барлыкка килгән, әмма интернетка чыккан фотода бинаның уң ягы күренми. Күңелдә шик бар, дәүләт татар телендә дә шундый ук зурлыкта элмә такта онытылып калмас бит?!

Ясалмаган булса, өлгертәсез әле. Ясалган булса, ул элмә тактаны да халыкка күрсәтегезче? Тынычланыйк

Бәшир Рәмиев - даһи татар шагыйре Дәрдемәнднең оныгы

«Реальное время» фотосы.
822 viewsedited  18:51
Открыть/Комментировать
2022-08-05 19:36:48
Нәфис сүз остасы, алып бараучы Максим Галкин латыш телен өйрәнә башлаган.

Моны ул Русия аның чит илдә уза торган концертларында ниләр сөйләгәнен җентекле күзәтүе белән аңлатты. Читләр аңламасын, яки тәрҗемә итеп интексен дигәнне аңлата бу.

Хәлләр башлнгач, Галкин моның котычкыч хәл булуы турында актив сөйләде, язды. Аннары хатыны Алла Пугачева, ике баласы белән чит илгә чыгып китте. Башта алар Израильдә яшәде, хәзер алар Латвиядә. Галкин позициясе аркасында аңа куәт структуралары басым ясаганын, Русия буйлап планлаштырылган концертларларны уздыртмау фәрманнары өстән төшерелгәне турында сөйләде.

Кешеләр сезне аңламасын дип татар телее серле тел итеп кулланганыгыз бармы? Туган тел белүнең практик өстенлекләрен тормышыгызда булдымы? Булса, тәҗрибәгез белән уртаклашыгызчы.
676 views16:36
Открыть/Комментировать
2022-08-04 16:34:20
Исландиянең Фаградальсфьядль (татарчасы ничектер инде моның) янартавы "җанланган". Ялкын лавасы! Аллам, куркыныч та, матур да.

Кем курка, моны куя
Кем курыкмый, моңа баса.

Фаградальсфьядльнең татарчасының нинди вариантлары була ала?

Фәргатьнеңфланелькүлмәге?
507 viewsedited  13:34
Открыть/Комментировать