Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Блогер Марсель Ганиев (Tatar.prince) Майнц университетында Тат | Татар теле

Блогер Марсель Ганиев (Tatar.prince) Майнц университетында Татарстан һәм Казакъстан мисалында тел активизмы һәм квир-активизм турында лекция укыды. Марсель белән әлеге ике активлыкны нәрсә берләштерүе, Казакъстан белән Татарстандагы тел сәясәтенең аермалары һәм охшашлыклары, казакъ һәм татар телләренең деколонизация ысуллары турында сөйләштек.

Нәрсәсе белән охшаш? Беренчесе – ачлык чорын кичерү. Икенчесе – көчләп чукындыру сәясәте.

Казакъстанны колонияләштерүдә татарлар да катнашкан, Русия татарларын, алар охшаш телдә сөйләшәләр, казакъ телен аңлыйлар дип мәчетләргә эшкә куйганнар, шулай итеп татарлар Русиянең колонияләрне идарә итү процессында катнашкан. Бу урыслаштыру белән түгел, колонизация белән бәйле.

Тагын бер охшашлык – мәктәпләр. Казакъ телендә уку һәм татар телендә уку мөмкинлекләре күп түгел. Ата-ана "Минем балам татар/казакъ телендә укыса, бик күп мөмкинлекләрдән мәхрүм калачак" дип, балаларын урыс мәктәпләренә җибәрәләр. Бу контекст Совет берлеге чорыннан килә. Ата-аналар казакъ мәктәпләрендә укыту сыйфаты яхшы түгел, дип уйлыйлар. Әмма хәзер яңа тренд бар – ата-аналар үзләре казакъ телен белмиләр, әмма "без белмибез, син белә аласың" дип, балаларын казакъ мәктәбенә бирәләр.

Тулырак - https://www.azatliq.org/a/31939838.html
Көзге сайт - https://dluic5bxfqham.cloudfront.net/a/31939838.html