Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Әхмәтова Ф.: 'Татар халык иҗаты : Дастаннар' Дастаннар, татар | Татарская библиотека

Әхмәтова Ф.: "Татар халык иҗаты : Дастаннар"

Дастаннар, татар халык иҗатында гасырлар дәвамында сикәлтәле юллар узып, төрле үзгәрешләр кичергәннәр. Шулай да алар югары гуманистик идеяләрен, сәнгатьчә матурлыгын хәзерге көннәргәчә саклап килгән жанр булып калалар. Халык дастанна­ рындагы борынгылык бүгенге көн өчен генә түгел, якын узган дәверләр өчен дә архаика булып тора.
Бу китапта китерелгән әсәрләр — татар фольклорының хәзерге заманга килеп җиткән дастаннары — кайчандыр сөйләп һәм көйләп әйтелгән эпик ядкярләрнең бер өлеше генә. Киләчәктә борынгырак катламнардан (күрәсең, язма ядкярләр ара­ сыннан) эзләнү тагы да зуррак һәм куанычлырак нәтиҗәләргә китерүендә һич шөбһә юк.

@tatarkniga