Әни Иң матур юллар – Син йөргән юллар. Иң тәмле сулар – Син биргән сулар. Иң йомшак куллар – Син сөйгән куллар. Иң якты моңнар – Син белгән моңнар. Иң кайнар эзләр – Син баскан эзләр. Иң моңлы күзләр – Син баккан күзләр. Иң тугры сүзләр – Син әйткән сүзләр. Иң сабыр йөрәк – Синең йөрәгең. Иң талмас беләк – Синең беләгең. Иң изге теләк – Синең теләгең. Иң бөгелгән бил – Ул синең билең. Гөл сибелгән тел – Ул синең телең. Үч тотмас күңел – Синең күңелең, Әни! (Фәнис ЯРУЛЛИН) 2.1K viewsЗоя, 10:34