Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Зилзилә Үтте бер көн, булды төн, йолдызлы һәм салкын гына, Җир | 100 ел элек

Зилзилә
Үтте бер көн, булды төн, йолдызлы һәм салкын гына,
Җир йөзен баскан сөкүнәт, йоклый һәркем тын гына.
Барча хайван һәм дә кош-кортлар тәмам яткан иде,
Тып-тыныч... Таңга якында ай да һәм баткан иде.
Шөйлә торганда, кинәттән, җир дөбердәп бер вакыт,
Бу сөкүнәтне боза, җирне тирәннән кузгатып.
Шул чагында, я ходай, бу җир йөзе дер-дер килә,
Моңлы Пишпәк шунда нәкъ тулкында калган бер көймә.
Җир шатырдый, тирбәнә, йортлар-агачлар селкенә,
Чайкала күлләр вә ташлар, берсе бәрелә берсенә.
Куркышып чыккан урамга өйләреннән һәр кеше,
Калтырыйлар, куркудан һәркемдә үлгәннәр төсе.
Һич басалмыйлар аякка: аудара җир, калтырый,
Җир эче чат-чот килә, йортлар, калайлар шалтырый.
Төн караңгы, тетри җир – һәр нәрсә урыныннан күчә,
Ул бөек таулар башыннан өй кадәр ташлар төшә.
Селкенә, дер-дер биналар, җимереләр һәм морҗалар,
Китте шунда аерылып балчык биналар зир-зөбар.
Күктә йолдызлар ага.. һич калмады үзгәрмәгән
Инде җимерелде табигать диярлек улды шул заман.
22 декабрь Пишпәк Гали Рәфыйков
“Вакыт”.