Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Муслюмовский муниципальный район

Логотип телеграм канала @officialmuslumovo — Муслюмовский муниципальный район М
Логотип телеграм канала @officialmuslumovo — Муслюмовский муниципальный район
Адрес канала: @officialmuslumovo
Категории: Новости и СМИ
Язык: Русский
Количество подписчиков: 553
Описание канала:

Официальный канал администрации ММР. Новости района.
ММР администрациясенең рәсми каналы. Район яңалыклары.

Рейтинги и Отзывы

2.67

3 отзыва

Оценить канал officialmuslumovo и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

1

4 звезд

0

3 звезд

0

2 звезд

1

1 звезд

1


Последние сообщения

2022-07-09 16:23:45
Мөслимдә Корбан гаете гөрләп узды.
Бәйрәм мөнәҗәтләр, уеннар белән үрелеп барды.
Кунаклар үзләрен төрледән-төрле бәйгеләрдә сынап, бүләкләр һәм яхшы кәеф җыйдылар.
Бәйрәм азагында теләгән кеше корбан итеннән пешерелгән карабодай боткасы белән сыйландылар.


https://vk.com/album-204018005_284873793
87 views13:23
Открыть/Комментировать
2022-07-09 08:20:11
13 views05:20
Открыть/Комментировать
2022-07-08 10:48:10
С Днем семьи, любви и верности! Цените своих близких, заботьтесь о них всегда! Бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп бәхетле яшәгез!
203 views07:48
Открыть/Комментировать
2022-07-08 08:16:52
239 views05:16
Открыть/Комментировать
2022-07-08 08:09:12
Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән ихлас котлыйбыз.

Нык гаилә - һәркемнең күңел җылысының бетмәс-төкәнмәс чыганагы. Бу көнне без гаилә, аның төп кыйммәтләре булган мәхәббәт һәм тугрылыкның кеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аеруча ачык аңлыйбыз. Күпчелек яшьләребез үзләренә балалар тәрбияләүдә барлык бурычларны да алырга, әти-әниләренә ныклы терәк булырга да әзер. Районыбызда күпләргә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү, никахларны саклап калу, күп балалы аналарны социаль яклау чаралары күрелә, бәхетле, дус гаиләләр күбрәк булуы турында кайгыртыла. Һәр гаиләдә балаларның шат авазлары ишетелсен иде. Бәйрәм белән котлап, һәр гаиләгә бәхет, сәламәтлек, гомергә пар канатлы булуларын телибез.

Фотода районыбызның үрнәк гаиләләренең берсе, күпсанлы укытучылар нәселен булдырган Хәбибуллиннар (Мирзаяновлар) гаиләсе.
245 views05:09
Открыть/Комментировать
2022-07-07 16:12:38
362 views13:12
Открыть/Комментировать
2022-07-07 11:57:35
Игътибар! Җәйнең эссе көннәре килү белән барчабыз су буйларына агыла башладык.
Кисәтеп узабыз, махсус җихазландырылган җирдә генә су керү рөхсәт ителә!

Мөслимдә мондый урын - Кояшлы Ык пляжы. 1 июльдән су керү сезоны башланып китте. Биредә коткаручылар кизү тора. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
271 views08:57
Открыть/Комментировать
2022-07-07 09:49:10
4 июль көнне Мөслим авылында янгын чыгып Тимерҗан һәм Җәүһәрия
Нургалиевлар гаиләсендә зур фаҗига китерә.

7 балалы гаиләнең өе зур зыян күрә, бар шәхси әйберләре янып көлгә әверелә. Йорт яшәү өчен яраклы түгел.
Райондашлар, гаилә безнең ярдәмгә мохтаҗ!

«Тамчыдан күл җыела», диләр. Әйдәгез, Нургалиевларга килгән хәсрәткә битараф булмыйк, аларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм күрсәтик.

Финанс ярдәм өчен реквизитлар:

- Сбербанк картасы номеры: 4276 6200 3612 5353. (89872195265 тел.номерына беркетелгән)
- карта реквизитлары:
Получатель: НУРГАЛИЕВ ТИМЕРЯН МУДАМИЛОВИЧ
Номер счёта: 40817810462002941914
Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК
БИК: 049205603
Корр. счёт: 30101810600000000603
ИНН: 7707083893
КПП: 165502001
268 views06:49
Открыть/Комментировать
2022-07-07 08:58:11
Керәшен халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдыручы "Питрау" бәйрәменә рәхим итегез!
265 views05:58
Открыть/Комментировать
2022-07-06 12:17:12
Күчмә поликлиника хезмәте күрсәтүче "Мобиль комплекс" Тат. Бүләр авылында кабул итә.

6 июль - офтальмолог Гафурова И.Н.
- кардиолог Зиганшина З.Ф.
- хирург Яминов Л.Н.
7 июль - эндокринолог Набиуллина Н.И.
- ревматолог Мендалиев А.М.
- невролог Беляева И.В.
8 июль - гинеколог Позднякова И.Н.
- хирург Яминов Л.Н.
- врач УЗИ Мурза О.Е.

Табиблар 8-14.00 сәг.аралыгында һәр килгән кешене кабул итә, анализлар ала.
294 views09:17
Открыть/Комментировать