Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Казанда XXXVII Республика халык иҗаты фестивале - «Уйнагыз, га | Минкульт РТ

Казанда XXXVII Республика халык иҗаты фестивале - «Уйнагыз, гармуннар!» - «Играй, гармонь!» башланды!

Бәйрәмне ачу тантанасы Г.Камал театры каршында узды. Тамашачылар өчен «Моң хәтере» театральләштерелгән прологы тәкъдим ителде, ул музыка, табигать һәм кеше тормышы симбиозы турында сөйләде.

Бәйрәм концерты гармунчылар парады белән Бауман урамы аша Казан Кремленә кадәр дәвам итәчәк. Гармунчылар йөрешен ТР атказанган артисты Фирдүс Тямаев җитәкләячәк.

Казан Кремлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бәйрәм кунаклары өчен концерт программасы оештырылачак, анда «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивале лауреатлары, татар эстрадасы артистлары чыгыш ясаячак.