Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Әдәби сәгать “Тукай - татар шигъриятендә җидегән йолдыз” 25 ап | КУКМОРСКАЯ ЦЕНТРАЛЬНАЯ БИБЛИОТЕКА

Әдәби сәгать “Тукай - татар шигъриятендә җидегән йолдыз”
25 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсендә Кукмара шәһәренең Ч.Т.Айтматов исемендәге № 1 гимназияның 10 нче сыйныф укучылары белән берлектә, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, “Тукай - татар шигъриятендә җидегән йолдыз” дигән әдәби сәгать үтте.
Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты, аның турында кызыклы фактлар белән кыскача таныштырып китте, Тукайның шигырьләрен укыды. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучылар үзләренең Тукайга, туган телгә багышланган шигырьләре укыдылар. Кичәдә электрон презинтация күрсәтелде. Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге чара Г. Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

Литературный час: «Г.Тукай - яркая звезда татарской поэзии"
25 апреля библиотекарь центральной библиотеке Саттарова Л.Р., подготовила и провела литературный час, к 137 летию со дня рождения Г.Тукая: «Г.Тукай - яркая звезда татарской поэзии". На мероприятие пригласили местных писателей творческого объединения «Салават купере» и учащихся 10 гимназии №1 им.Ч.Т.Айтматова. В ходе вечера Лилия Раисовна познакомила с творчеством поэта, прозвучали стихи Г.Тукая в исполнении учащихся, местные писатели читали свои стихи, посвященные памяти поэта. Завершилось мероприятие совместным исполнением песни: «Родной язык».