Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Федерация корэш РТ

Логотип телеграм канала @koresh_rt — Федерация корэш РТ Ф
Логотип телеграм канала @koresh_rt — Федерация корэш РТ
Адрес канала: @koresh_rt
Категории: Здоровье и Спорт
Язык: Русский
Количество подписчиков: 2.00K
Описание канала:

Официальный канал Федерации Корэш РТ / ТР Көрәш федерациясенең рәсми каналы

Рейтинги и Отзывы

2.67

3 отзыва

Оценить канал koresh_rt и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

1

4 звезд

0

3 звезд

0

2 звезд

1

1 звезд

1


Последние сообщения 2

2022-08-26 13:51:14
Көрәшче Раббани Нургалиев белән сөйгәне Ләйсән бүген Әлмәт шәһәрендә язылышып, никах туе үткәрәләр.

Котлыйбыз!
745 viewsedited  10:51
Открыть/Комментировать
2022-08-25 13:14:21 Фәрит Шәйхетдинов #безнеңбатырлар

Фәрит Сәгыйтдин улы Шәйхетдинов 1954 елда Яшел Үзән районы Карахуҗа авылында туган. Ул мәктәптә укыган яшьләрдән ук спортның күп төрләре белән шөгыльләнеп үскән. Фәрит урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының физик тәрбия факультетына укырга кергән.

Институтта укыган елларда ул ныклап классик көрәш белән шөгыльләнә. Укыган елларында Татарстанның бик күп төрле турнирларында чыгыш ясаган, шул вакытта татарча көрәш белән дә даими шөгыльләнгән. Институтны тәмамлагач Фәрит Яшел Үзән районының Олы Яке авылы мәктәбенә физкультура укытучысы булып урнашкан. Шушында ул авыл яшьләрен һәм мәктәп укучыларын туплап, көрәш түгәрәген оештырган.

Аның укучылары арасында: Фәрит Бикмуллин, Илһам Сафиуллин, Ленар Абдрахманов, Илдар, Илгиз һәм Зөфәр Гайнуллиннар кебек яшьләр Татарстан чемпионнары булып танылдылар.

Фәрит Шәйхетдинов шул вакытта эшләгән елларда, Яшел Үзән районының командасын туплап, аларны Казанда үтә торган герой-шагыйрь Муса Җәлил турнирына алып барды. 1978 елның район командасы: 60 кг үлчәүдә Әгъзам Гобәйдуллин, 70 кг үлчәүдә Илгиз Гайнуллин, 80 кг үлчәүдә Фәрит үзе, 90 кг авырлыкта Госман Хөсәенов һәм авыр үлчәүдә Әнсәр Галавиев составында, ярышлар тарихында беренче тапкыр чемпион дәрәҗәсенә ирешеп җиңү алды.

Фәрит Шәйхетдинов үзе 1977 елда герой-шагыйрь Муса Җәлил призына хуҗа була, өч тапкыр Татарстан чемпионы һәм бер тапкыр Россия чемпионы дәрәҗәсенә ирешә. Ул елларда абсолют беренчелек өчен үткәрелә торган турнирда, үз үлчәү авырлыгында дүрт тапкыр җиңүгә ирешә.

Аннан соң ул Татарстанның Яшел Үзән, Биектау һәм Казанның Киров районы Сабан туйларының батыры.

Бүгенге көндә “Ак Барс” Көрәш сараен генераль директоры урынбасары булып эшли, көрәшчеләр әзерләүгә үзеннән бик зур өлеш кертә.
746 views10:14
Открыть/Комментировать
2022-08-24 14:05:44
Быел Татарстан чемпионатын кайсы команда отачак?
Anonymous Poll
9%
Теләче
10%
Әлмәт
7%
Балтач
9%
Кукмара
6%
Әлмәт
11%
Чаллы
7%
Яңа Савин районы
42%
Лаеш
387 voters729 views11:05
Открыть/Комментировать
2022-08-23 12:43:07
Безнең батырлар: Гакиф Борһанов

Борһанов Гакиф Акмал улы 1949 елда Түбән Кама авылы Кызыл Чапчак авылында туган.

Мамадышта физкультура укытучылар әзерләү курсларын, аннары Әлмәт физкультура техникумын, һәм соңыннан Казан дәүләт педагогик физкультура тәрбия факультетын тамамлаган.
40 ел үзенең туган авылында балаларга физкультура тәрбия бирү дәресләрен алып барган. Авыл спортчылары арасында штанга күтәрү ярышларында, һәм татарча көрәш ярышларында Гакиф Борһанов 20 ел давамында гел көчлеләр арасында булды.
Татарча көрәш буенча иң дәрәҗәле герой шагыйрь Муса Җәлил турнирында, 60 кг категориясындә 6 тапкыр җиңүгә ирешә, 4 тапкыр икенче урынны һәм 3 тапкыр өченче урынны яулый. Шулай ук татарча көрәштә 1 тапкыр Россия чемпионы һәм 2 тапкыр Татарстан чемпионы була. Авыл Сабан туйларында күп булмаса да 10 тапкырдан артык тәкә алган.
Штанга күтәрү ярышларында 3 тапкыр Татарстан Республикасында җиңүгә ирешә, гер күтәрү буенча 9 тапкыр Республика чемпионы була.
Туган авылында яши, лаеклы ялда. #безнеңбатырлар
890 viewsedited  09:43
Открыть/Комментировать
2022-08-22 20:56:45 Теләче бер көрәшчесен "югалтты"...

Ә менә Лаеш районы тагын бер көрәшчегә "баеган".

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/telche-ber-krshchesen-yugaltty
808 views17:56
Открыть/Комментировать
2022-08-22 07:51:59
Илдан-Зилә, бәхетле гомерләр телибез!!!
858 views04:51
Открыть/Комментировать
2022-08-22 07:38:43
Котлыйбыз!
802 views04:38
Открыть/Комментировать
2022-08-20 16:48:13
Сезон тәмам. Яңасына әзер
885 views13:48
Открыть/Комментировать
2022-08-20 14:27:31
Котлауларга кушылабыз!
874 views11:27
Открыть/Комментировать
2022-08-13 10:05:08
Бәйрәм белән, егетләр!
1.4K views07:05
Открыть/Комментировать