Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Кабер хәлләре.. -Җәбир ибн Габдуллаһ пәйгамбәребезнең صلى الل | Koran_51_55

Кабер хәлләре..

-Җәбир ибн Габдуллаһ пәйгамбәребезнең صلى الله عليه و سلم әйткәнен җиткерә:
-" Әгәр мәет кабергә куелса аңа кояш батып барган кебек күренер. Шулвакыт ул торып күзләрен уар да "туктагыз әле, намаз укыйм" дияр"
-Сахих Ибн Мәҗәһ.

—-Аңлатма.
-Күпләр уйлаганча үлү әле ул юкка чыгу түгел. Үлем белән әле җитди хәлләр башлана гына. Үлем вакытында кешенең тән күзе йомылса да күңел күзе ачыла. Ул дөньяда вакытта ышанмаган нәрсәләргә инде ышана башлый. Ләкин бу ышану аңа инде файда бирми. Шуңа күрә пәйгамбәребез Аллаһ илчесе буларак өммәтенә кабердә булачак хәлләрне аңлатып калдырган. Бу хәдистәге вакыйгалар мөселман намаз укучы кешегә генә кагыла. Мәеттән фәрештәләр сорау алганнан соң кабердәге кешегә кояш дөньядагы шикелле батып барган кебек күренер. Шуңа күрә дә ул борчылып кояш батып өлгергәнче намазны укып калыйм дип әйтер. Бу аның дөньяда вакытта намазга нык игътибар биргәнен аңлата. Күп кеше кабердә бернәрсә юк дип уйлыйлар. Үлдең дә беттең дип фикер йөртәләр. Бу инде имансызлык. Ләкин син үзең күз алдына да китерә алмый торган чынбарлыкны күрмәгәнгә күрә генә юк дип инкар итә алмыйсың. Әдәм баласы йоклаган вакытында да бик матур яки яман төшләр күреп куркып уяна. Пәйгамбәребез йокы үлемнең энесе диде. Шуңа күрә үлгәннән соң хәлләр тагы да катлаулырак булачак. Кабердәге мөселманның кояш батуын күрү - ул дөньядагы тормышы тәмамлануын аңлата. Шулай ук кояш баткач караңгы төшкәнен беләбез. Ә намаз ул нур диде пәйгамбәребез. Димәк мөселманның кабер караңгылыгын яктыртучы әйбер ул НАМАЗ. Шуның өчен мөселман бәндәсе каберендә дә намазын искә төшерер. Аллаһ Тәгалә безне иман һәм намаз әһелләреннән кылып дөнья һәм ахирәттә изге гамәлләребезне юлдаш кылса иде. Әмиин.