2023-02-25 12:52:06
Искегә исең китәр диләр
Мин кечкенәдән шулай искене яңартырга яратам.
Чормадагы җыен кирәкмәгән киемнән,яңадан үземә кием тегеп кия идем
Кияүгә килгәч,җәннәт бакчалары кебек иде миңа Азатлар чормасы.
Ләлә әби белән менеп китә идек икәү.Аның яшь вакытта кигән киемнәрен алып төшеп,үземә яңартып киеп йөри идем өйдә (авылда)
Әле хәтерлим,Ләлә әби бик озак еллар саклап куйган тунлык(сарык тиресе) бирде.Аны Казанга алып килеп,тун тегеп кидем
Менә шул чир дәвам итә әле дә.Азат та безнең бик хыялый андыйга.чормадан шушыларны алып төшкән,узган кайтканда.ХӘЗЕР ИКӘҮЛӘП УТЫРДЫК ТА,ПЛАН КОРАБЫЗ.Бу хәзинә белән нишләргә,ничек итеп тышларга ?
Кибеттән генә алыгыз,азапланмагыз дип тә язырсыз,юк,аның иң рәхәте шушы бит.
5.3K viewsElmirа__vaisovna, 09:52