Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Инде унберенче ел 7 май - Радио көнен һөнәри бәйрәм буларак би | Рустем Гайзуллин

Инде унберенче ел 7 май - Радио көнен һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтәм икән бит!)
Үзе бер тормыш - РАДИО!
Күпкатлы күңелемдә аерым бер этажы бар аның! Анда шул еллар эчендә тупланган хәтирәләр, тарихи файллар сакланган архив та бар; хезмәттәшләрдән чын дусларга әверелгән кешеләрнең аерым зур бүлмәсе дә бар; көне-төне бертуктаусыз киләчәккә планнар кора, хыяллана, максатлар куя торган офисы да бар! Ул кат шактый югарыда урнашкан һәм аннан бик күп әйберләр күренә. Күргәннәребезне түкми-чәчми яраткан тыңлаучыларыбызга җиткерергә тырышабыз! (Кино төшерерлек итеп язылды бугай бу )
Барлык татар телле радиостанцияләрдә хезмәт итүче коллегаларымны бәйрәм белән котлыйм!
Радио дулкыннары аша яхшы кәеф таратып, әйбәт хәбәрләр генә җиткерергә язсын!