Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

21-булек. -Аллагынам,туйдырды инде бу ир.Хаман хэрэмлэште дэ,х | DinaLatipova

21-булек.
-Аллагынам,туйдырды инде бу ир.Хаман хэрэмлэште дэ,хэрэмлэште.Кара карга
сыман кар да,карр.Ник куып чыгармыйлардыр,валлахи.
Мэйданны тугэрэклэп утыручылар уз-ара фикер алышуларын дэвам иттелэр.
-Эйе,нигэ Лэйлэне берэу дэ якламый.Бэлки хэрэмлэшмэгэндер дэ.
-Персидэтель суз эйттермэде бит.
-Суз эйттермэсэ ни?Ул колхоз атын яклый,Лэйлэне чтоли.Берэу булса хатын-кызга кул кутэргэн очен шунда ук кирэген бирер иде.
-Сойлэмэгез эле,котуче Зариф кызы кемгэ кирэк инде?Кем якласын?
-Алай димэ,персидэтел Исмэгыйл оныгы ул.
-Кычкырып утырма,ишетсэлэр бирерлэр кирэгенне.
-Ник,ишетсеннэр.Белмибезме эллэ.Нишли ала сон хэзер Исмай?Кулында элеккеге дилбегэсе юк шул.
-Эйтмэ дэ,Лэйлэ балакай шуларга була гына шундый булды.
-Мыштым малае кая сон,куренми.
-Кияу кеше нэрсэ дип куренеп йорсен инде?
-Айратны эйтэсезме?
-Эйе.
-Ул куренергэ тиеш тэ инде.Узеннэн бигрэк кэлэшен курсэтергэ.
-Ояладыр.Лэйлэдэн ояладыр.
-Тэки «бокре» дип анасы алдырмады бит.
Булэклэнгэн атлар берэм-берэм мэйданнан чыга бардылар.