2020-09-11 13:07:09
qaynar төркеме Екатеринбургка Ural Music Night фестиваленә бара.
Ural Music Night'ка 220 мең кеше көтелә. Рәсми сайтлары хәбәр итүенчә шәһәр көне-төне 80 мәйдан эшлиячәк, керү - бушлай. Барлык жанрлар һәм стильләрдәге музыка суда, җирдә һәм һавада, мәйданнарда һәм түбәләрдә, дистәләгән барларда һәм кафеларда, театр баскычларында һәм борыңгы биналар зинданнарында, китапханәләрдә һәм мәйданнарда, кунакханә тәрәзәләреннән һәм опера балконыннан яңгыраячак.
qaynar бу фестивальдә - бердәнбер татар телле төркем.
qaynar 2019 елның декабренда оешкан. Составында - Рәдиф Кашапов, Сергей Костюжов, Байару Такшина, Александр Аблаев. Үзенең илһам чыганаклары арасында Канаданың IDM музыкасын, Британия брәйкбитын, Марокко шаманизмын әйтәләр. Сентябрьда төркем яңа клип - "Футбол көе" - чыгары.
Барлык материалларны ВКда табып була https://vk.com/qaynarband
Чыгышлар
18.09, 21.00 - Плотинка, дизайн музее янында.
18.09, 23.00 - Тимер юлчылар мәдәният сарае.
230 views10:07