2023-03-13 17:15:03
Кладоспориоз - бу гөмбәчек бигрәк тә парник-теплицаларда була. Анда 80% дымлылык, температура 22 градустан югары булса бу гөмбәчек бик тиз арада үрчи. Тузан рәвешендә җил, су белән, киемнәргә, аяк киеменә, эш коралларына эләгеп керә. Бу помидорларда гына түгел, шулай ук кыяр, кишер, виктория, агачларда да була. Гөмбәчек үсемлеккә эләккәннән соң 12-14 көн үткәч, беренче билгеләре күренә башлый. Башта аскы яфракларда, аннан үсемлекнең бөтен җиренә тарала. Яфракларның артында барлыкка килә башта. Шуңа күрә сраза күреп булмый. Беренче билгеләре, аксыл яшел таплар барлыкка килү. Ул вакытта әле аны халык ысулы белән дә дәвалап була. Аның өчен 5 л суга 15-20 тамчы йод тамызып, шуңа 0,5 л сөт кушарга һәм сиптерергә кирәк. Яфракларның артына обязательно. Чөнки гөмбәчекләр шунда. Аннан алсу төстә марганцовкалы су яки 1:10 исәбеннән суга эче су (сыворотка) кушып та сиптерергә була. 10 көн саен кабатларга. Җиренэ, порошок рәвешендәге фитоспорин сибегез. Шулай ук биопрепаратлар сиптерә аласыз - Фитолавин 300, Строби, Фитоспорин. Инде дә гөмбәчек сырып алып, яфраклары корый башлаган булса химик препаратлар сиптерергә кирәк - Хом, Абига-Пик, Браво, Каптан, Полихом. Бу гөмбәчек эләккән яфракларны, помидор сабакларын, гомүмән бу гөмбәчек белэн чирләгән үсемлекләрне тиреслеккә салырга ярамый. Чөнки ул 10 айга кадәр яши. Аны эссе һава да, салкыннар да үтерми. Уңышларны җыеп алгач парник-теплицаларны эшкәртергә кирәк. Бордоская жидкость белән юарга, шулай ук эш коралларын да. Серная шашка яндырырга кирәк. Гөмбәчек азган булса помидорлары да тәмле булмый. Вакытында дәваларга тырышыгыз. Рассадаларны утырткан туфрагында бу гөмбәчек булган булса өйдә дә чирли башлыйлар.
1.8K views14:15