2023-02-13 21:33:21
Дуслар! Төркиядәге җир тетрәвеннән зарар алган кешеләргә бүген Татарлар исеменнән өченче, зууур партия ярдәм җибәрдек. Әйберләр шулкадәр күп булды ки, йөк машинасы ялларга туры килде.
Бүгенге ярдәмебез махсус балалар өчен әзерләнгән иде. Бала әйберләренә ихтыяҗ зур булганга,
бүгенге ярдәмебез махсус балалар өчен әзерләнде. Нәтиҗәдә 150ләп бала аслыгы (подгузник), 150 данә тиз әзерләнә торган бала боткасы һәм ризыгы, яңа туган бала футболкалары, көндәлек һәм җылы киемнәр, ашату бутылкалары, салфеткалары тапшырдык.
Бүгенге ярдәмебезне туры Хатай төбәгенә җибәрдек. Без андагы кешеләр белән туры элемтәдә һәм җыйган ярдәмебез адреслы рәвештә, турыдан-туры чынлап та мохтаҗ кешеләргә китәчәк. Хатай төбәгендә ярдәм бик аз килә икән һәм бөтен нәрсәгә ихтыяҗлары бар, аеруча бала әйберләренә. Барлык коробкаларга Татарстан байраклары рәсемнәре белән бергә Төркиягә Татар кардәшләреннән ярдәм, безнең йөрәкләребез Сезнең белән - сүзләре язылган кәгазьләр ябыштырдык.
Без ярдәмне тапшырган Хатай җирлеге оешмасында безне шулкадәр җылы кабул иттеләр, Татарларның ярдәм китерүләренә бик сөенделәр. Һәркем килеп кул биреп, кочаклап, рәхмәтләр әйтергә тырышты. Бик күпләр безнең белән һәм Татар байрагы белән фотоларга төште. Җыелган кешеләр алдында сүз алып, Татарлардан теләктәшлек күрсәтүебезне, бу кайгылы вакытта бергә булуыбызны сөйләдек, Татарлардан һәм Татарстаннан күп сәламнәр әйттек. Хатай кешеләре исә үз рәхмәтләрен барлык Татарларга җиткерүебезне сорады.
Бүгенге ярдәмебез өчен төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез булышты. Барлык сәдәкаларыгызны Аллаһы кабул итсен! Аллаһының рәхмәтләре яусын!
Җир тетрәүдән зарар алучыларга ярдәм җыюны дәвам итәбез.
570 views18:33