Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Милитари мәктәпләр - СССРга кире кайту. Белем көне тәмасын дә | Azatlıq Radiosı

Милитари мәктәпләр - СССРга кире кайту.

Белем көне тәмасын дәвам итеп, бүген Азатлыкта чыккан мәкаләне тәкъдим итәбез. Яңа уку елында мәктәпләрдә үзгәрешләр күп. Мәсәлән, һәр дүшәмбе балалар өчен махсус патриотик линейкалар уздырылачак. Байраклар күтәрү, гимннар җырлау, үрә кату, маршларда атлаулар... Моннан тыш "Разговоры о важном" дигән махсус дәресләргә җыеп балаларга Русиянең Украинага башлаган сугыш сәбәпләрен аңлатачаклар. Бу эш барысы да укытучылар җилкәсенә төшәчәк. Алар арасында моны тискәре кабул итүчеләр бар.

Менә берничә мөһим фикер.

"Бу – СССРны комадан чыгару тырышлыгы. Патриотизм дип "совок"ны сагынучылар аны кайтарырга тели. Мин СССРда үстем, әмма аның ялган булуын барысы да белә иде. Бу да шулай. Маршлар, байраклар, гимнарны җырлау кирәк ул, әмма ул тантаналы вакытта гына, сирәк-мирәк кенә урынлы. Атна саен үрә катып йөрүләр, гимн җырлауның кадере калмый".

"Класстан тыш дәрес бер-ике тапкыр узар ул, балаларны тезеп утыртырлар, аларны видео яки фотога төшерерләр дә мәгариф министрлыгына хисап буларак җибәрерләр. Узганмы? Узган! Тагын ни кирәк? Мондый хисап бирү системы инде күптән гамәлдә. Фото булса, җиткән".

"Түрәләр укытучылар аркылы Көнбатышка каршы нәфрәт тәрбияләргә тырыша, Русияне санкцияләр белән буалар, Русия каһарманнарча гаделлек өчен Көнбатышка каршы көрәшә, бу – безнең Ватан, аның өчен җан бирү дә игелекле гамәл дип сеңдерергә тели. Барып чыкмаячак, яшьләр ябык геттода яшәргә теләми".

Азатлык аралашкан укытучылар мәктәптә контроль артканын әйтә, алар үзләрен Оруэллның "1984" антиутопиясендә яшәгән кебек хис итәбез дип сөйли.

Тулы мәкаләр безнең сайтта.
Ачылмаса,
көзге-сайт.

Һәм сезнең дә фикерләрегез безнең өчен мөһим. Мәктәпләргә хәрбилек төсмерләр керүен сез ничек бәялисез?