Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Вильнюста сугышка каршы 'Ирекле Русия конгрессы' ачылды Форум | Azatlıq Radiosı

Вильнюста сугышка каршы "Ирекле Русия конгрессы" ачылды

Форум 31 августтан 2 сентябрьгә кадәр барачак. Аның максаты — Русиянең Украинадагы сугышына каршы чыгыш ясаучы русияләрне, шулай ук Путин диктатурасына каршы торучы Украина халкын яклаган Европа илләре һәм халыкара оешмалар вәкилләрен бер мәйданчыкта туплау.

Катнашучылар арасында Виктор Шендерович, Евгений Чичваркин, Михаил Ходорковский, Гарри Каспаров, Юлия Латынина, Дмитрий һәм Геннадий Гудковлар, Дмитрий Быков, Леонид Невзлин, Сергей Гуриев, Сергей Алексашенко, Альфред Кох, Константин Эггерт, Владислав Иноземцев, Александр Морозов бар.

Чараның халыкара кунаклары — Латвия саклану министры Артис Пабрикс, Эстониянең элекке президенты Томас Хендрик Ильвес, Украина президенты администрациясе җитәкчесе киңәшчесе Алексей Арестович, Hermitage Capital Management ширкәтенә нигез салучы Билл Браудер, АКШның Русиядәге элекке илчесе Майкл Макфол, шулай ук Литва, Польша хөкүмәте вәкилләре һәм Европа парламенты депутатлары.

@azatliqradiosi