2022-09-01 08:54:45
Хәерле иртә, дуслар. Бүген – 1 сентябрь, Русиянең Украинага каршы алып барган сугышның 190нчы көне. Бу сәгатькә яңалыклар мондыйрак: Запорожьеның Энергодар шәһәрендә атышлар булды, әле дә дәвам итә. Атышта ике як та бер-берсен гаепли. Шәһәр башлыгы
Дмитрий Орлов Русия гаскәре иртәнге 5тән бирле атуны туктатмый дип белдерде. Русия ягы Украина гаскәре атуны оештырды һәм өч кешенең һәлак булуын әйтә. Анда бүген МАГАТЭ вәкилләре килергә тиеш.
АКШ фикеренчә, Русия Украинадагы сугышта хәрбиләргә кытлык кичерә һәм аларның санын арттыру юлларын эзли. Бу хакта CNNга АКШ түрәләре сөйләгән. Аларның мәгълүмаларына күрә, Русия Украина төрмәләрендә утыручылар арасында “вербовка” уздырырга ниятли. Русия ягында сугышкан өчен алар акланачак һәм акчалата компенсация түләнәчәк дип вәгъдә итәләр.
29 августта Швейцариядә тоткарланган Pussy Riot вәкилләре
Мария Алехина, Люся Штейн, Тасо Плетнерның һәркайсысына 400 франк (бу якынча 25 мең сум) штраф салды. Алар бордюрга сугышка каршы рәсем ясаганнар иде.
Finiko финанс пирамида эше нигезендә тагын 4 татарстанлы федераль эзләүгә игълан ителгән. Бу –
Игорь Гаврась, Евгения Лоскутова, Альберт Минһаҗев, Екатерина Овдина. Тулысы белән 8 кешене эзлиләр, алар кеше алдауда шикләнелә. Мошенниклардан 20 мең кеше алданган, тулысы белән финанс пирамидан зыян салыну күләме 5 млрд сум белән исәпләнә.
Музыкант, җырчы
Юрий Шевчук Уфа мәхкәмәсенең аңа 50 мең штраф салу карары белән килешмичә шикаять язган. Аппеляция шикаяте Башкортстанның Югары мәхкәмәсенә тапшыралачак.
Әлеге сәгатькә менә шулар. Көн дәвамында безнең Telegram-да оператив хәбәрләр чыгып бара, сайтка да күз салыгыз, Instagram-га да кереп чыккалагыз. Һәркайсысында уникаль контент. Безне укып баручыларга – рәхмәт!
194 views05:54