Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Ел саен 1нче октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен би | Арский педагогический колледж им.Г.Тукая.

Ел саен 1нче октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан без дә, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең 2 нче тулай торагында яшәүче студентлар, безнең тулай торакта эшләүче һәм лаеклы ялда булган хезмәт ветераннарын, өлкәннәребезне кунакка чакырып, аларга кичә үткәрдек.Кичәбез матур җырлар, нәфис сүзләр һәм төрле халыкларның биюләре белән үрелеп барды.Килгән кунакларга чәй өстәле әзерләнде. Кичәбез бик күңелле булып үтте, килгән кунакларыбыз да рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.