Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

“Үз илемдә – үз көем” җыр бәйгесе. Онытылган җырларны барлаун | Альметьевский театр, Әлмәт театры, Almet Theatre


“Үз илемдә – үз көем” җыр бәйгесе.

Онытылган җырларны барлауны максат итеп куйган “Үз илемдә – үз көем” бәйгесен ТӘРТИП радиосы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә оештыра.

Халкыбыз җырлы-моңлы, талантлы гаиләләргә бик бай. “Үз илемдә – үз көем” җыр бәйгесендә катнашуның төп шарты – онытыла барган җырны музыка уен коралларына кушылып җырлау яки җырны акапелла башкару. Чыгышны (сәхнәдә, өйдә, урамда) видеога төшереп, +79872205050 ватсап номерына яки телеграмга җибәрергә кирәк.

ТРның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге мәртәбәле комиссия әгъзалары барлык видеоларны карап, берничә җиңүче гаиләне сайлаячак. Алар 29 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак Гала-концертта чыгыш ясаячак.
Җиңүчеләргә бүләкләр:
Гран-при – 50 000
1 урын – 25 000
2 урын – 15 000
3 урын – 10 000.
 tartip.tatar